Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эх, әтисез үсүләре...

Минем әнием- сугыш чоры баласы. Әтисе сугышка киткәндә аңа 3 яшь кенә була. Ул хәбәрсез югала. Шул вакыттан алып, "Әти" диеп әйтергә тилмереп үсә. Хәзер аңа 75 яшь. Ул, үзәкләре өзелеп, шигырьләр яза. Аның ике шигырен сезгә дә җибәрәм. Әниебез Әтнә районы Олы Бәрәзә авылында яши. Кызы Резеда. Бик бай...

Минем әнием- сугыш чоры баласы. Әтисе сугышка киткәндә аңа 3 яшь кенә була. Ул хәбәрсез югала. Шул вакыттан алып, "Әти" диеп әйтергә тилмереп үсә. Хәзер аңа 75 яшь. Ул, үзәкләре өзелеп, шигырьләр яза. Аның ике шигырен сезгә дә җибәрәм. Әниебез Әтнә районы Олы Бәрәзә авылында яши. Кызы Резеда.

Бик бай булмасак та,

Бик ярлы да булмадык,

Пәлтә итәгеннән бишмәт кидек,

Аякка чабата чорнадык.

Кайгы кәгазе килгәчтен,

Тәгәрәшеп елаштык.

Тагын көтәргә тотындык,

Ялгыштыр, дип уйлаштык.

Кайткан кешеләрне күрсәк,

Каршысына чабабыз.

Карап-карап торабыз да

Кире өйгә кайтабыз.

Әтием булса, барыбер таныр иде,

Кочаклап алыр иде.

Әле тагын өйгә кадәр

Күтәреп кайтыр иде.

Эх, әтисез үсүләре,

Дөнья көтүләре!

Булмады инде булмады

"Әти", дип әйтүләре.

Картайсак та, әле дә булса,

Әле дә булса көтәбез,

Берәр хәбәр булмасмы, дип,

Һаман өмет итәбез.

Ничек итеп үлдең соң син?

Ничек итеп үлдең соң син?

Өстеңә бомба төштеме?

Атакага барганда йөрәгеңне

Дошман пулясы тиштеме?

Тыныч йоклыйсызмы соң сез,

Ялангач түгелме өстегез?

Кайда соң гәүдәләрегез,

Кайда каберләрегез?

Тыныч йоклагыз, әтиләр,

Без сезне өзелеп көттек.

Кайтыр диеп көтә-көтә,

Картаешып та беттек.

Тыныч йоклагыз, әтиләр,

Әниләр яныгызга киттеләр.

Алар сезгә хыянәт итмәде,

Алар сезне көттеләр.

Тыныч йоклагыз, әтиләр,

Әлегә бездә тыныч.

Безгә тынычлык бик кирәк,

Кирәкми безгә сугыш!

Шушы шигырем сезгә

Дога булып ирешсен.

Гомер буе көткән ятимнәргә,

Толларга Ходай сабырлык бирсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев