“Экология буенча күп эшлибез”
7 октябрь көнне "Школьный экопатруль" исемле III республика конкурсы нәтиҗәләре билгеле була. Быел катнашучылар арасында 1000 һәм күбрәк балл җыючылар да бар. Аеруча Казан, Түбән Кама, Әлмәт, Чирмешән, Спасс, Ютазы укучылары актив катнаша. Конкурсның идеясе түбәндәгедән гыйбарәт: телефоны булган һәр укучы, укудан тыш вакытта, чүп-чар өемнәрен - чүплекләрне фотога төшереп...
7 октябрь көнне "Школьный экопатруль" исемле III республика конкурсы нәтиҗәләре билгеле була.
Быел катнашучылар арасында 1000 һәм күбрәк балл җыючылар да бар. Аеруча Казан, Түбән Кама, Әлмәт, Чирмешән, Спасс, Ютазы укучылары актив катнаша.
Конкурсның идеясе түбәндәгедән гыйбарәт: телефоны булган һәр укучы, укудан тыш вакытта, чүп-чар өемнәрен - чүплекләрне фотога төшереп Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының колл-үзәк фильтры аша Татарстанның экология һәм табигый ресурслар министрлыгына җибәрә. Анда һәр укучы, сыйныф, мәктәп һәм мәктәп муниципалитеты буенча махсус статистика формалаша.
Һәр чүплек буенча табигать саклау органнары тарафыннан күзәтү чаралары кулланыла, ә укучы баллар гына түгел, чүплекнең юк ителүе турында фото беркетелгән хәбәр дә ала. Конкурска мәйданчык йөзендә мобиль телефоннар аша фото-видео хәбәрләр җибәрү өчен iOS һәм Android операция системалары базасында өстәмәләр эшли. Әлеге мобиль өстәмә ярдәмендә укучы конкурста теркәлә ала, ә логиннар укучының шәхси кабинетындагы https://edu.tatar.ru порталында бар. Бу конкурста 1-11 сыйныф укучыларының барысы да катнашырга хокуклы.
Бу хакта Олы Әтнә мәктәбенең химия һәм биология укытучысы Ләйсирә Бариевадан да сораштык.
- Нәкъ менә шушы конкурста булмаса да, мәктәбебездә экология өлкәсендә укучылар тарафыннан күп эшләнә, - ди ул.
Әйтик, "Эковесна" конкурсының узган елгы һәм быелгыларында Олы Әтнә мәктәбе республика буенча җиңүчеләр арасында. Гомумән, бер генә экологик чараны да калдырмаска тырышалар уку йортында. Ел саен экологик мониторинг уздыралар. Мәктәптә экологик юнәлештәге дәрестән тыш эшләр дә алып барыла. Иң мөһиме - атнаның һәр сишәмбесендә "Сәламәтлек һәм экология" көне үткәрәләр.
Болар барысы да укучыларны яшь вакыттан ук тирә-як мөхитне, экологияне яхшыртуга юнәлдерү йөзеннән башкарыла. Шулай да халыкка электрон төрдә хезмәтләр күрсәтүне тагын да популярлаштыру өчен нык тырышырга кирәк әле. Бәхәссез, "Школьный экопатруль" ише конкурсларда катнашу моңа җитди этәргеч бирә, һәм укучыларда актив тормыш позициясе тудыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев