Экологлар бүләк өләштеләр
Март ае ахырында узган экологик конференциядә район мәктәпләре укытучыларына "Парклар маршы - 2014" халыкара акция узачагы, һәм анда катнашуның тәртипләре, номинацияләре хакында хәбәр ителгән иде. Башта әлеге акция мәктәпләрдә үтте. Иң әйбәт дип саналганнары район турында катнашты. -Быелгы эшләрне караганда сөенеп утырдык, сыйфаты яхшы. Язма эшләр шундый эчтәлекле, республикага үтәрлек,...
Март ае ахырында узган экологик конференциядә район мәктәпләре укытучыларына "Парклар маршы - 2014" халыкара акция узачагы, һәм анда катнашуның тәртипләре, номинацияләре хакында хәбәр ителгән иде.
Башта әлеге акция мәктәпләрдә үтте. Иң әйбәт дип саналганнары район турында катнашты.
-Быелгы эшләрне караганда сөенеп утырдык, сыйфаты яхшы. Язма эшләр шундый эчтәлекле, республикага үтәрлек, бәлки аларны бергә туплап берәр брошюра итеп бастырып булыр,- диде мәгариф бүлеге хезмәткәре Гөлназ Бадикова.
- Катнашучылар саны быел күбрәк тә әле, иң әйбәт эшләрне республика турына катншырга җибәрәбез, ә андыйлар аз түгел- дип өстәде "Ашыт" заказнигы инспекторы Рәшит Әхмәтҗанов та.
Шулай итеп фотосурәтләр ясаучы - 15, язма эшләр җибәргән - 28, рәсем ясаучы 61 укучыга төрле дәрәҗәдәге бүләкләр тапшырдылар. Ә укытучылар һәм "Әтнә таңы" редакциясе коллективы "Парклар маршы - 2013" өчен Мәскәүдән килгән, кыргый табигатьне саклау Үзәге генераль директоры Алексей Зименконың имзасы куелган Диплом белән бүләкләнделәр.
- Укучыларга бирелгән кыйммәтле бүләкләр өчен Әтнә районының "Дусым", "Тукай", Ленин исемендәге, "Күңгәр" хуҗалыклары рәхмәтебезне белдерәбез. Исән-сау, менә шулай аңлашып эшләргә язсын, - диләр экологлар бердәм рәвештә. Балаларның сокланулы карашлары, рәхмәт сүзләре моңа чынлап та торырлык. Игелекле гамәл булган бу.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев