Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эксперт: россиялеләр Конституциягә төзәтмәләр кертүгә битараф түгел

Гражданнарның 70проценты алда торган тавыш бирүдә катнашырга ниятли.

Конституциягә төзәтмәләр буенча булачак тавыш бирү халыкның ихтыярын ачыкларга мөмкинлек бирәчәк, чөнки сайлау участокларына илнең күпчелек гражданнары килергә җыена. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Россия хокук яклаучысы һәм җәмәгать эшлеклесе, Кеше хокуклары буенча совет әгъзасы Александр Брод шундый фикер белән уртаклашты.

„Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге үткәргән 12 марттагы сораштыру нигезендә, сораштырылучыларның 45% ы инде сайлау участокларына килергә булган, тагын 24% ы:“Әйе, килербез", - дип җавап биргән. Гражданнар төзәтмәләргә битараф түгел һәм тавыш бирүдә катнашырга әзер", - дип билгеләде Брод.

Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирүне Иҗтимагый палаталар, сәяси партияләр, иҗтимагый оешмалар вәкилләре күзәтәчәк. Участокларда журналистлар да катнаша ала, шулай ук видеокүзәтү куллану хуплана. Мәгълүматларны фальсификацияләү өчен җинаять һәм административ җаваплылык каралган, дип искәртте эксперт.

Искәртеп узабыз, Конституциягә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирү көне 22 апрельгә билгеләнгән иде.

Илнар Төхбатов фотосы

https://www.tatar-inform.ru/news/politics/24-03-2020/ekspert-rossiyane-neravnodushny-k-popravkam-v-konstitutsiyu-5731267 файдаланылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев