Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Экспертлар Татарстанга яз иртә килмәячәк дип белдерде

Республикада кыш карлы булды һәм һава температурасы тирбәлеп торды. (Казан, 27 февраль, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). Татарстанда быел яз иртә килмәячәк. Бу хакта "Татар-информ"га КФУның Экология һәм табигый байлыклардан файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы җитәкчесе Юрий Переведенцев җиткерде. Эксперт сүзләренчә, быел кыш карлы булды һәм һава температурасы тирбәлеп...

Республикада кыш карлы булды һәм һава температурасы тирбәлеп торды.

(Казан, 27 февраль, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). Татарстанда быел яз иртә килмәячәк. Бу хакта "Татар-информ"га КФУның Экология һәм табигый байлыклардан файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы җитәкчесе Юрий Переведенцев җиткерде.

Эксперт сүзләренчә, быел кыш карлы булды һәм һава температурасы тирбәлеп торды. Декабрьдә температура -8 градус урынына бары -4 градус булды. Гыйнварда нормадан 2 градуска югары булып, -12 градус иде.

Бигрәк тә февраль башында кар күп яуды. Бер тәүлектә айлык нормада явым-төшем булды. Февраль ахырында температура кинәт түбәнәйде. Норма буенча -8дән -10 градуска кадәр буласы урында бүгенге көндә -15 градус булды.

"Быел кыш барысы да күзәтелде: республикада кыш башында Төньяк Атлантика тәэсире белән җылы булды. Хәзер исә Арктика һәм Себер тәэсирендә - салкын. Кышның иң салкын көне 26 февральдә теркәлде. Иртәнге сәгатьләрдә температура КФУ метеостанциясендә -23,5 градусны күрсәтте", - дип сөйләде Юрий Переведенцев.

Республикада кар күп яуды. Язгы ташулар язның ничек килүенә бәйле.

"Март башында температура нык күтәрелү булмас дип уйлыйм. Мартта кышкы һава торышы булачак. Суыклар хәзерге кебек уртача булачак. Яз иртә килмәячәк", - диде КФУ хезмәткәре.

Климатик яз гадәттә 31 мартта башлана. Бу вакытта уртача тәүлеклек температура ноль градус була. Кар катламы гадәттә 9 апрельдә таркала.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/02/27/158845/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев