Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Экстремизмга каршы бердәм булып

Олы Әтнә урта мәктәбенең актлар залында район прокуроры Нурия Нургаяз кызы Сабирҗанова Эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары Илшат Габделнур улы Баязитов белән берлектә укучылар белән очрашты. Экстремизм, терроризм... Электән үк безнең өчен ят булган бу сүзләр көннән- көн тормышыбызга үтеп кереп бара. Сирия, Египет кебек көнчыгыш илләрдә экстремизм учаклары әледән-әле...

Олы Әтнә урта мәктәбенең актлар залында район прокуроры Нурия Нургаяз кызы Сабирҗанова Эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары Илшат Габделнур улы Баязитов белән берлектә укучылар белән очрашты.

Экстремизм, терроризм... Электән үк безнең өчен ят булган бу сүзләр көннән- көн тормышыбызга үтеп кереп бара. Сирия, Египет кебек көнчыгыш илләрдә экстремизм учаклары әледән-әле дөрләп ала. Украинада Евромәйдан китереп чыгарган чуалышлардан да хәбәрдарбыз. Алай гына да түгел, әле көз көне генә экстремистик рухтагы вакыйгалар Татарстан территориясендә дә күзәтелде. Моңа охшаш экстремистик хәрәкәтләрдә катнашучылар арасында нәкъ менә яшьләрнең күп булуы күңелдә борчу тудыра. Укучылар белән очрашуның төп сәбәбе дә әнә шуның белән бәйле.

Югары сыйныф укучылары алдында ясаган чыгышында Илшат Габделнур улы экстремизм, терроризм төшенчәләренә аңлатма биреп узды, тормыштан әлеге төшенчәләр белән бәйле мисаллар китерде. Чыгыш барышында укучылар да куелган сорауларга җаваплар эзләделәр, үз фикерләрен белдерделәр. Шулай ук экстремистик рухтагы секталарга да тукталды. Безнең районда мондый секталардан "Йәһвә шәкертләре" барыбыз өчен дә таныш. Урам буйлап вәгазь сөйләп йөрүче Иван белән Марьяны күпләрнең очратканы бардыр. Берничә ел элек шуңа охшаш кешеләр безнең авылга да килеп, өй саен кереп йөрделәр. Укучылар арасында да алар белән очрашучылар булган. Һәр очракта да алар мондыйларга ишек ачмаска, бернинди контактка да кермәскә кирәк дигән фикерләрен белдерделәр. Илшат Габделнур улы "Йәһвә шәкертләре" сектасы вәкилләренең идеяле түгел, ә бәлки коммерция нигезендә эшләүчеләр булуына басым ясады.

- Әлеге секта башлыча Америкада дислокацияләнә. Уку үзәкләре Россиядә күрше Башкортостан республикасының Стәрлитамак шәһәре тирәсендә урнашкан. Аларны финанслау Америка тарафыннан башкарыла. Шул ук вакытта мондый секталарга караганда, идеяле секталар куркынычрак, - дип басым ясады Илшат әфәнде.

Аның чыгышын дәвам итеп, Нурия Нургаяз кызы безнең тынычлык яратучы илдә яшәвебезне, илебездә төрле милләт халыкларының дус-тату булуын, электән килешеп яшәвен ассызыклады. Демократик дәүләт буларак, бездә толерантлык, ягъни бер- береңне түзү, сабыр булу кебек сыйфатлар зур әһәмияткә ия.

- Без күп кенә очракта бүтәннәрне тыңларга теләмибез, үз фикеребезне алга сөрәбез. Табигатебез буенча, һәрберебез эгоизм , мин-минлек кебек сыйфатларга ия. Бары сөйләшү, аралашу нигезендә генә без тынычлыкка, иминлеккә ирешә алырбыз. Ә менә түзеп тора алмаучылар җәмгыятьтә югалып калалалар, шәхес буларак формалаша алмыйлар, - диде ул.

Нурия Нургаяз кызының укучыларга карата җылы, дустанә мөнәсәбәте, Илшат Габделнур улының тормышчан мисаллары биредә утыручы берәүне дә битараф калдырмагандыр дип уйлыйм. Укучылар да үзләрен тигез хокуклы итеп хис итте, фикерләрен курыкмый белдерде. Мондый очрашулар ике як өчен дә зур әһәмияткә ия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев