Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Экзотик җимешләр файдалымы

Экзотик җиләк-җимешләрнең кеше организмына файдасы турында ни беләсез?

 

Ананас. Өлгергән ананаста азыкны эшкэртергэ ярдәм итә торган, аксымны таркатучы бромелин ферменты бар.

Авокадо. Аның җимешләре туендырылган май кислоталарына һәм Е витаминына бай.

Банан. Составында углеводлар күп булу белән бик туклыклы. Анда күптөрле витаминнар һәм минераль тозлар бар. Аны күбрәк ашасаң, эчне ныгыта. Шуңа күрә аны эч йомшарганда тәкъдим итәләр.

Киви. Ул С витаминына бай. Бер җимеше С витаминына булган тәүлеклек ихтыяҗны каплый.

Манго. Аның җимеше А провитаминына (каротинга) бик бай.

Папайя. Бу кавын агачы җимешләрендә А һәм С витаминнары күп.

Инҗир. Сәламәтлек һәм матурлык өстәүче продуктлар исәбенә керә. Ул эчәкләрне бик яхшы чистарта һәм канны яхшырта. Өлгергән инҗир (шулай ук кипкәне дә) тамакка, югары сулыш юлларына һәм үпкәгә салкын тигәндә, шулай ук үпкәдәге шешләрне дәвалаганда бик файдалы.

Хөрмә. Акыл хезмәте белән шөгыльләнүчеләр өчен файдалы. Ул баш миен тукландыру өчен кирәк булган микроэлементларга: фосфор, кобальт, бакыр һ. б. бай. Хөрмә шулай ук баш миендәге кан юлларын да чистарта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев