Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ел ахырына кадәр Россиядә рекордлы санда яңа мәктәп ачылачак – Медведев

1 сентябрьдә, мәсәлән, 76 яңа мәктәп ачылуы көтелә.

(Казан, 28 август, «Татар-информ»). Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев, ел ахырына кадәр Россиядә рекордлы санда яңа мәктәпләр ачылачак, дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы яза.

"1 сентябрьдә 76 яңа мәктәп ачабыз. Ел ахырына кадәр тагын - 94, аларда 100 меңгә якын бала белем алачак, - дип билгеләп үтте ул яңа уку елына әзерлеккә багышланган киңәшмәдә. - Динамика начар түгел, соңгы ике елда без төзегән кадәр мәктәпне беркайчан да төзегәнебез юк".

"Быел укучылар саны 1 миллионга артачак, шул исәптән беренче сыйныфка баручылар - 100 меңгә", - дип белдерде Премьер-министр.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/08/28/147230/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев