Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ел башыннан Татарстанда 1,5 меңнән артык үзмәшгульлек үзәге теркәлгән

Көз көне теркәлүчеләр санының артуы көтелә, диде ТР Икътисад министрлыгы башлыгы.

Татарстанда 2020 ел башыннан өстәмә рәвештә 1,5 меңнән артык кеше үзмәшгуль булып  теркәлгән. Бу хакта журналистлар белән әңгәмә барышында ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев хәбәр итте.

«Узган ел без пилот проектын сынадык, һәм без активлыкны  көзге айларда күрдек. Минемчә,  быел да көзен арту булыр. Әлегә тотрыклы үсеш күзәтелә, 1,5 меңнән артык кеше өстәмә рәвештә ел башыннан  мөрәҗәгать итте», – дип сөйләде ведомство башлыгы. Габделганиев һөнәри керемгә салым 2021 елның 1 гыйнварыннан, вакытлы керемгә бердәм салым гамәлдән чыгарылганда артып, ул  тагын да актуальрәк булачак, ди.

"Эшмәкәрләргә салым салуның теге яки бу системасын сайларга кирәк булачак. Минемчә, беренче адымнарын гына башлаган яки бизнес белән шөгыльләнергә теләгән эшкуарлар салым салуның бу формасын үзләре өчен сайлаячак", - дип фаразлады министр 2019 ел ахырында Россия Президенты Владимир Путин илнең 19 төбәгенә үзмәшгуль гражданнар өчен яңа салым режимын кертү буенча эксперимент гамәлен таратты.

https://www.tatar-inform.ru/news/business/10-02-2020/s-nachala-goda-v-tatarstane-zaregistrirovalis-svyshe-1-5-tys-samozanyatyh-5721699 файдаланылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев