Ел елга охшамый
"Әтнә Таңы" Басуларда тракторлар гөрелтесе тынмый. Язгы чәчү эшләре гөрли. Һәркем мул уңыыш алу турында өметләнә. Ә бу эш күп факторларга бәйле. Иң беренче җир агротехник таләпләр нигезендә тиешле срокларда эшкәртелергә тиеш. Икенчедән, кирәк кадәр күләмдә ашламалар кертү. Өченчесе , кирәк вакытта явым-төшем булу. Тукаебыз: "Җил дә вакытында исеп, яңгыр...
Басуларда тракторлар гөрелтесе тынмый. Язгы чәчү эшләре гөрли. Һәркем мул уңыыш алу турында өметләнә. Ә бу эш күп факторларга бәйле.
Иң беренче җир агротехник таләпләр нигезендә тиешле срокларда эшкәртелергә тиеш. Икенчедән, кирәк кадәр күләмдә ашламалар кертү. Өченчесе , кирәк вакытта явым-төшем булу. Тукаебыз: "Җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява", дип язса да, соңгысы кирәк вакытында явып сөендерми. Узган елларга күз салсак, 1890,1921,1972, 1981, 1986, 1988, 2010 елларда җәй эссе һәм коры булган. 1932,1934,19361938,1960,1981,2010 елларда озакка сузылган корылык күзәтелә. Халык хәтерендә 1921 нче елгы корылык озак саклана. Көзге культуралар корылыктан көяләр, ә яз чәчкән орлыклар тишелеп тә чыкмыйлар.
Урта Азиядә татарлар күп яши, дибез. Бу ачлыктан качып киткән милләттәшләребез. Әлеге фаҗига Галимҗан Ибраһимовның "Адәмнәр" повестенда ачык сурәтләнә.
Районыбызның иң зур елгасы - Ашыт. Аның ярлары тирәсендә 42 авыл урнашкан. Һәр авыл диярлек елганы буып, су тегермәннәре корганнар. Иске Өҗем, Ташчишмә, Күшәр, Бәрәскә, Җилгелдедә тегермәннәр эшләп торган. Ә буалар яңгыр болытларын җәлеп иткәннәр.
Тагын бер нәрсәгә игътибар итик. Элек колхозлар кар тота иделәр. Карлар эреп җиргә сеңәләр, аны дымга туендыралар. Хәзер кар тоткан хуҗалык юк. Һичьюгы чылбырлы тракторлар белән бу эшне башкарып булыр иде.
Хәтердә, күп хуҗалыклар ясалма сугаруга керештеләр. Хакимият каршындагы махсус министрлык оештырылып, буалар каралды. Техника булдырылды. Бездә һәрвакыт шулай инде. "Ура" кычкырып тотынабыз, аннары онытабыз. Бусы да шулай булды. Быелгы ел ничек булыр? Бар ышаныч Хак Тәгаләдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев