Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең «Ел класс җитәкчесе - 2015»

Класс җитәкчесе - класста тәрбия эшен оештыручы һәм укучыларның остазы. Класс җитәкчесенең оештыру-тәрбия эшләре күпкырлы һәм бик тә җаваплы. Ул үзенә беркетелгән класста дәресләрдән тыш булган барлык тәрбия эшләре өчен җавап бирә. Класстагы педагогик тәрбиянең төп максаты укучы балаларны һәрьяклап камилләштерүгә, үстерүгә юнәлгән. Моңа һәр укытучы, һәр тәрбияче үзеннән аерым...

Класс җитәкчесе - класста тәрбия эшен оештыручы һәм укучыларның остазы. Класс җитәкчесенең оештыру-тәрбия эшләре күпкырлы һәм бик тә җаваплы. Ул үзенә беркетелгән класста дәресләрдән тыш булган барлык тәрбия эшләре өчен җавап бирә. Класстагы педагогик тәрбиянең төп максаты укучы балаларны һәрьяклап камилләштерүгә, үстерүгә юнәлгән. Моңа һәр укытучы, һәр тәрбияче үзеннән аерым өлеш кертә. Аларның һәркайсының шул хезмәте бер юнәлешкә туплансын, максатлырак һәм үтемлерәк булсын өчен, даими бер үзәк - җыеп, туплап торучы даими бер көч кирәк. Класс җитәкчесе, гади генә итеп әйткәндә, әнә шундый бер туплаучы, юнәлешләрне берләштерүче үзәк ул. Үз эшчәнлегендә һәр нәрсәне искә алып, фәннәрне үзләштерүне һәм тәрбия максатларын да бербөтен итеп күзаллап, класс җитәкчесе укучылар тормышында алыштыргысыз бер роль уйный.

Класс җитәкчесенең иҗади эшчәнлегенә бәя бирү, аның абруен күтәрү, алдынгы тәҗрибәне өйрәнү, мөгаллимнәрнең педагогик осталыгын арттыру максатыннан, районыбызда «Ел класс җитәкчесе - 2015» бәйгесе үткәрелде. Бәйгедә I - XI сыйныфларда эшләүче класс җитәкчеләре катнашты. Ул ике этапта үтте.

Бәйгенең I этабында район мәктәпләреннән 12 класс җитәкчесенең конкурска килгән материаллары каралды. Конкурсның положениесе буенча алар үзләре турында, эш алымнары турында презентация, 1 дәрестән тыш чара эшкәртмәсе, тәрбия эшчәнлеге буенча проект эшен тәкъдим иттеләр.

I этап йомгаклары буенча 7 катнашучы финал ярышына чыкты. Алар Вәлиуллина Ф.Р.(Күңгәр), Борханова Р.Н.(Күәм), Фәхриева Г.Г.(Комыргуҗа), Гыйззәтуллина Р. Г.(Бәрәскә), Сөләйманова Н.Т.(Шашы), Абдуллина Г.Г.(Түбән Көек), Гайнетдинова С.Я.(Иске Өҗем). Бәйгедә катнашучылар җирәбә буенча сайланган 4 теманың берсенә (патриотик, профилактика, сәламәтлекне саклау, әхлак) Олы Әтнә мәктәбе укучыларына тәрбия сәгате үткәрделәр, үзләре турында презентация күрсәттеләр, тәрбия эшчәнлеге буенча проект эшен якладылар.

Бәйгедә катнашучыларны тәҗрибәле белгечләр: Әтнә районы мәгариф бүлеге башлыгы Закирова Г.М., мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы җитәкчесе Фәхретдинова Р.Ф., укыту-методик эш буенча мәгариф бүлеге башлыгы урынбасары Хөснетдинова А.М., Олы Әтнә урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Галиуллина Д.Р., яшь белгечләр Шайхиев Р.Р., Сафина М.И. бәяләде.

Бәйгенең нәтиҗәләре буенча 1 нче урынны Күңгәр урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Валиуллина Фәрдия Рафис кызы яулады. 2 нче урында Күәм урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы- Борханова Римма Нурмөхәммәт кызы, 3 нче урында Комыргуҗа урта мәктәбенең рус теле укытучысы-Фәхриева Гөлшат Сөнгать кызы.

19-20 февраль көнне бәйгенең җиңүчесе һәм призерлары "Ел класс җитәкчесе-2015" нең зона ярышында катнашырга Сабага барып, уңышлы чыгыш ясап кайттылар. Саба гимназиясе укучыларына "Дуслык" (Валиуллина Ф.Р.), "Компьютерның укучыга файдасы һәм зыяны" (Борханова Р.Н.), "Һөнәр сайлау" (Фәхриева Г.С.) дигән темада тәрбия сәгатьләре үткәреп, аларның күңелен яуларга өлгерделәр. Зона ярышының нәтиҗәләре март ахырында гына билгеле булачак, ләкин районыбыз класс җитәкчеләре үзләрен башкалар алдында да үз эшләренең чын осталары, укучыларның чын остазлары итеп тагын бер кат исбатладылар.

Сафина М.И. тәрбия эше буенча мәгариф бүлеге башлыгы урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев