Елатмагыз Марзия әбине – “Әтнә таңы”

Елатмагыз Мәрзия әбине - "Әтнә таңы" Күшәр авылында яшәүче Мәрзия әбинең сандыгыннан берничә төргәк ситсы материалы югала. Йорт эчендәге карактан арынып булмый, диләр татарда. Мәрзия әбинең дә инвалидлык буенча пенсия алучы өлкән яшьтәге улына төшә шик. Артыгын кыланмаса да, ычкынып китеп эчеп йөргән көннәре юк түгел шул. Төргәкләр эчендә күпмедер...
Елатмагыз Мәрзия әбине - "Әтнә таңы"
Күшәр авылында яшәүче Мәрзия әбинең сандыгыннан берничә төргәк ситсы материалы югала. Йорт эчендәге карактан арынып булмый, диләр татарда. Мәрзия әбинең дә инвалидлык буенча пенсия алучы өлкән яшьтәге улына төшә шик. Артыгын кыланмаса да, ычкынып китеп эчеп йөргән көннәре юк түгел шул. Төргәкләр эчендә күпмедер күләмдә җыелган пенсия акчасы да була. Әмма анысының күпме икәнен яше 90га җиткән карчык әйтеп бирә алмый. Акчасы кызыксындырмый аны, әнә шул озын төннәр буе интегеп, шәл бәйләп акча җыеп, Үзбәк якларыннан кайтарттырган тукымалары өчен җан әрнүе белән елый ул. Әйе,мондый тукымалар һәркайсыбызның сандыгында юк түгел. Дөньялар авыр заманнарда бик кадерле иде андый ситсылар. Хәзер генә кибетләрдә тулып яткач та. Әниләр аннан мендәр, юрган тышлары тектеләр, матрацлар сырдылар. Әйткәч әйтим инде, 80 еллар ахырында, андый ситсыдан сабантуйга кияргә күлмәккә хәтле теккәнем булды. Ул чакта бик затлы саналды. Менә шул ситсылары дип елга якын күз яшьләре түгә Мәрзия әби. Кызлары да тынычландырып арганнар. Инде әбинең борчылганын белеп, төнлә булса да капка төбенә китереп ташламаслар микән, дигән өметләре дә сүнеп бара. Алып кайтып кына бирерләр иде дә бит, андый Үзбәктән кайткан ситсыларны хәзер чыра яндырып эзләсәң дә таба алмассың... Нәрсә шул хәтле игътибар бирәсез соң, чүпрәк кенә бит ул , диярсез. Аны авыз тутырып сөйләргә дә, җитмәсә газетага язарга?! Әмма һәркайсыбыз аның хәлендә калырга мөмкин. Бүген булмаса, иртәгә. Мәрзия әби, ярар, үзенең ситсылары өчен, үзе тәрбияләгән улының гаебе белән күз яшьләре түгә. Ә менә кемдер шул ситсыларны исеректән бер яртыга алып калып, аның хәтле үк биргән булсалар әле шул "чүпрәккә", нәрсәдер теккән дә булырга мөмкин. Урын -җир әйберсе булса, әбинең күз яшьләре төшәр дип курыкмыйча, ятып йокларга да кирәк бит. Шул сабантуйга колга башына бәйләргә генә биреп чыгарсалар инде. Гадәттә, көрәшсәләр, я берәр бәйгедә катнашсалар, безнең малайларга шул нафталин исе килеп торган ситсы бирәләр. Күшәрдә белмим, ничектер тагын. Сатып алып калсалар да, хет кызларына гына булса да хәбәр салган булсалар, бер яртылык түгел, ситсы бәясе акча биреп чыгарган булырлар иде дә бит... Юк шул, нәфес үзенекен итә... Кыскасы, елатмагыз инде Мәрзия әбине. Яшәгән хәтле яшисе калмаган, ул да бит тормышның ачысын- төчесен татыган кеше. Сугыш ветераны булган ир белән гомер итеп тә, язылышмаган булганга, үзе кебекләр файдаланган күп кенә ташламалардан, хәтта фатирдан да читтә калган карчык бит ул. Күз яшьләре әллә кая китми, һәр адымыбыз өчен җавап бирәсе бар. Бу фани дөньяларда булмаса, мәңгелегендә... Онытмыйк!
Фәридә ФИЛАТОВА
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 февраль 2021 - 20:08Коронавирус белән авырган балаларда сәламәтлекләренә бәйле проблемалар тапканнар Алар күбесенчә йокысызлык, күкрәк кысу, борын тыгылу, мускул һәм буыннар авыртуга зарланган.5300
-
25 февраль 2021 - 18:00Коронавирусның өченче дулкыны булырмы? Белгечләр яз көне авыручылар саны артыр, дип фаразлый.8400
-
25 февраль 2021 - 14:50Турыдан - туры эфирны карарга чакырабыз Әтнә балалар сәнгать мәктәбенең баян классында белем алучы балалар арасында "Көмеш телле гармун" дип исемләнгән конкурс 15:00 башлана.10200
-
25 февраль 2021 - 14:06Әтнә сыерларын тикшерделәр «Әтнә район дәүләт ветеринария берләшмәсе» дәүләт бюджет учреждениесенең ветеринария белгечләре тарафыннан 01.02. 24.02.2021 елга кадәр сыерлардан лейкоз һәм бруцеллезга тикшерү өчен "Уңыш" агрофирмасы " Дусым", " Ленин" исемендәге нәсел заводы һәм " Мәңгәр " хуҗалыкларында эпизоотиягә каршы чаралар үткәрелде.12000
-
25 февраль 2021 - 13:00Танылган гармунчылар Әтнәдә Бүген Әтнә балалар сәнгать мәктәбенең баян классында белем алучы балалар арасында "Көмеш телле гармун" дип исемләнгән конкурс була.9600
-
25 февраль 2021 - 11:40Гадел яшәү - отышлы һәм дәрәҗәле Соңгы вакытта без коррупциягә каршы көрәш турында күп төрле хәбәрләр ишетәбез.6000
-
25 февраль 2021 - 10:45Әтнәдә "Лыжня России - 2021" Шимбә 27 февраль көнне Әтнәдә "Лыжня России 2021" чаңгы бәйгесе узачак.12100
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!29400
-
25 февраль 2021 - 09:30"Татар кызы 2021" "Татар кызы - 2021": халык мәхәббәте номинациясе өчен тавыш бирү бара.16901
-
25 февраль 2021 - 09:02COVID-19 "Йөрәк һәм кан тамырлары" 25 февральдә Instagram да туры эфирда ТР сәламәтлек саклау министрлыгының баш кардиологы Зөлфия Ким коронавирусның йөрәк-кан тамырлары авырулары булган кешеләрнең сәламәтлегенә ничек сугарга мөмкин икәнлеге турында сөйләячәк.9100
-
24 февраль 2021 - 18:10Коронавирус вакытыннан алда бала табу ихтималын арттыра Инфекция хатын-кыз яки бала сәламәтлегенә йогынты ясамый, дип яза Лондон тикшеренүчеләре.7400
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:15Василова Алия, 1 сыйныф
-
25 февраль 2021 - 14:06Әтнә сыерларын тикшерделәр «Әтнә район дәүләт ветеринария берләшмәсе» дәүләт бюджет учреждениесенең ветеринария белгечләре тарафыннан 01.02. 24.02.2021 елга кадәр сыерлардан лейкоз һәм бруцеллезга тикшерү өчен "Уңыш" агрофирмасы " Дусым", " Ленин" исемендәге нәсел заводы һәм " Мәңгәр " хуҗалыкларында эпизоотиягә каршы чаралар үткәрелде.12000
-
22 февраль 2021 - 09:31Татарстанның он һәм икмәк пешерү предприятиеләре федераль бюджеттан 114 млн. сумнан артык субсидияләр алачак Россия Федерациясе Хөкүмәте күрсәтмәсе нигезендә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Татарстан белән он һәм икмәк пешерү предприятиеләренә субсидияләр бирүгә юнәлдерелгән килешү төзеде. Механизм он җитештерүчеләргә - азык-төлек бодае сатып алуга, ә икмәк пешерү сәнәгате предприятиеләренә икмәк һәм икмәк-күмәч әйберләре сатуга киткән чыгымнарның бер өлешен компенсацияләүне күздә тота.18000
-
25 февраль 2021 - 16:45Танылган гармунчылар сәхнәне гөрләттеләрӘтнә балалар сәнгать мәктәбенең баян классында белем алучы балалар арасында "Көмеш телле гармун" дип исемләнгән конкурс узды.14000
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.49600
-
23 февраль 2021 - 15:15Дүрт кеше юл һәлакәтендә вафат булган Бүген иртән республиканың Балык Бистәсе районында коточкыч юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан.34400
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!29400
-
23 февраль 2021 - 18:55Татарстанда трассада дүрт кеше һәлак булган авариянең нечкәлекләре билгеле булды Алдан ачыкланганча, «КИА» каршы як хәрәкәт юлына чыгып, «Лада» белән капма-каршы бәрелешкән.27500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика