Элек кеше кешегә иптәш булды

Газетаның соңгы санында Илсур Шакировның "Җеннән курыкма, кешедән курык", дигән язмасын укыгач, үземнең күргәнемне язарга булдым.
1961нче ел. Август аеның иң матур, кыр эшләренең гөрләгән чагы. Киров исемендәге колхозның 4 бригадасы Яңа Җөлби басуында арыш урагын тәмамлап, Олы Әтнәнең хәзерге гараж урнашкан басуына комбайн белән күчендек. Мин ашлыкны үлчәүче, комбайнчы - Әтнә егете Фәрит Мостафин. Һәр комбайнда бер үлчәүче. Ашлыкны ике машина - Равил абый Бәйрәмов һәм Васил абый ташып тора. Көндез комбайннан ташысалар, төнлә чираттан элеваторга ашлык илтәләр. Ашлыкның бер граммы да югалмый, күзәтү астында була иде. Кичке 10нарда бухгалтер Мөхәмәтгали абый Шаһиев үлчәүчеләрдән көндәлекләр кабул итә. Бер минут та соңга калырга ярамый, бик төгәл кеше иде мәрхүм.
Шулай, сәгать 10нарда көндәлекне бастырып, җәяүләп авылга кайтырга чыктым. Идарәдә дежур торучы абый да: "Сеңлем, соңга калдың, ара ерак, куркырсың инде", - дип озатып калды. Кайтмый калып булмый, 3 айлык балам бар. Юл озын. Басу юлындагы күпердә берәү нәрсәдер шакылдата. Хәзерге "Чүп базы" тирәсеннән бер төркем механизаторлар җәяүләп эштән кайталар икән. Алар да: "Бик соңга калгансың бит", - дип хәлемә керделәр. Тагын бераз баргач, сызгырган, шыгырдаган тавышлар ишетелде. Чәчләрем куркудан үр-рә торса да, юлымны дәвам иттем. Тавышның хуҗасы атта тракторларны төнге сменага әзерләп кайтучы Мәгъсүм абый иде. Аны озатып аз гына баруга, полосада зур булып ут януын күрдем. Ул елларны авылда электр уты юк иде әле. Кирегә юл юк... балам хакына утка булса да керәм дип алга таба атладым. Кинәт утлар як якка сибелеп, якыная башладылар. Шунда кеше тавышлары да ишетелде. Баштан секунд эчендә: "Чегәннәр!" дигән уй узды. Килеп җитәрәк, араларында авыл "заправщигы" Барый абый барлыгын күрдем. Алар янында бераз хәл алгач, тагын юлга кузгалдым. Әле алда 4 километр юл бар. Курка-курка булса да, 6 километр юл узганмын.
Юл буендагы кукуруз йөрәккә шом салып кыштырдый, кинәт алда дөп-дөп иткән тавыш ишетелде. Алда атка атланып Кече Әтнәдәге йөргән кызы янына баручы авылыбыз егете Абдулла Хәсәнов иде.
Ярты үлеп өйгә кайтып егылганда төнге 12 тулып узган иде. Кайнанам баланы кулында селкетеп утыра, ул елларда бала елы 2 ай гына иде шул. Икенче көнне идарәдә колхоз рәисе Нургали абый Бариев: "Курыкмадыңмы?" - дип сорады. Мин сөйләп биргәч, машинасы белән озатты. Башка көннәрне алмага тормыш иптәшем ат белән килде. Ул елларда кеше кешегә иптәш иде. Ә иң курыкканыбыз җен һәм бүре булды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
17 август 2022 - 17:1518 августка һава торышы һәм ай календаре 18 августка һава торышы һәм ай календаре.4000
-
17 август 2022 - 16:05Әтнә үзәк китапханәсе коллективы һәм иң актив китап укучылар музейда экскурсиядә булдылар 17 август көнне Әтнә үзәк китапханәсе коллективы һәм китапханәбезнең иң актив китап укучы яшүсмерләре Күлле Киме авылындагы Сибгат Хәким музеенда экскурсиядә булдылар.10501
-
17 август 2022 - 14:14Кофеның фигурага зыяны бармы? Кофе шактый калориялы эчемлек булырга мөмкин һәм фигурага тискәре йогынты ясый ала. Бу хакта диетолог-кардиолог Юлия Панова сөйләде.5700
-
17 август 2022 - 13:00Татарстанда балалар өчен конкурс игълан ителде Татарстанда балалар өчен конкурс игълан ителде: «В 1 класс с ГТО».5200
-
17 август 2022 - 12:15"Бишенче тапкыр вакцина ясатам!" Заһидуллин Радик һәм Галимуллин Рәмис Әтнә больницасында кабат вакцина ясаттылар.10800
-
17 август 2022 - 11:05Волонтеры АО «Транснефть – Прикамье» помогли в проведении фестиваля деревенской культуры в Удмуртской Республике Волонтеры Удмуртского РНУ АО «Транснефть – Прикамье» оказали помощь в проведении VI Межрегионального фестиваля деревенской культуры «ГуртFEST». Мероприятие состоялось в Архитектурно-этнографическом музее-заповеднике «Лудорвай» Удмуртской Республики.3800
-
17 август 2022 - 10:30Специалисты АО «Транснефть – Прикамье» завершили плановые работы на производственных объектах в трех регионах АО «Транснефть – Прикамье» завершило плановые работы на производственных объектах в Республике Татарстан, Пермском крае и Самарской области. Цель – обеспечение бесперебойного функционирования инфраструктуры предприятия.3700
-
17 август 2022 - 09:20"Яшь велосипедчы" Дусым мәдәният йортында "Яшь велосипедчы" дип исемләнгән спорт уены узды.7800
-
16 август 2022 - 17:18Помидор маринадлау өчен берничә җиңел рецепт Бакчада помидорлар өлгерә башлады. Димәк, тозлы-әчкелтем ризыклар яратучылар өчен «урак өсте» җитте, дигән сүз. Помидор маринадлау буенча җиңел генә ике рецепт тәкъдим итәм.18400
-
16 август 2022 - 15:30"Бакчам тулы чәчәк-гөлләр!" бәйгесе дәвам итә "Әтнә таңы" газетасы редакциясе "Бакчам тулы чәчәк-гөлләр!" дип исемләнгән бәйге игълан иткән иде.11901
-
16 август 2022 - 14:27Татарстанда тагын 97 кеше коронавирус йоктырган Татарстанда соңгы тәүлек эчендә тагын 97 кешедә ковид ачыкланган.9400
-
8 август 2022 - 10:11Ислам Шакиров, Иске Өҗем авылы
-
29 июль 2022 - 08:31Олы Әтнәдә чүп контейнерлары урнаштыралар
-
12 август 2022 - 08:03Новости «Агрополии»: добавили сервис просмотра «Паспортизация полей» ИС АПК РТ «Агрополия» – единая цифровая экосистема, собирающая данные с хозяйств, районов, информационных систем регионального и федерального уровней.22200
-
10 август 2022 - 08:19Татарстанда миллион тоннага якын ашлык җыеп алынган Татарстанда миллион тоннага якын ашлык җыеп алынган, барлык мәйданның 16 проценты суктырылган. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.20700
-
17 август 2022 - 15:21Почта бүлекчәсе ремонттан соң ачылаӘненең почта бүлегендә 14 апрельдән бирле ремонт эшләре барды.8800
-
12 август 2022 - 09:54Мөгезле эре терлек тиреләре кабул итәбез Телефон 89534083730,896255929346400
-
15 август 2022 - 10:59«Алга» һәм «Тимер» батальоннары хәрбиләренә бер тапкыр 360 мең сум түләнәчәк Хәрби хезмәткәрләргә бер тапкыр бирелә торган акча федераль түләүләргә өстәмә рәвештә түләнә.102900
-
16 август 2022 - 09:06Барыбер эләктергәннәр Ключи Сап авылында Лада Приора машинасын эвакуатор штраф стоянкага алып киткән.53201
-
15 август 2022 - 11:05Биш машина йөртүче штрафларны вакытында түләмәгән Әтнәдә эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре белән берлектә оештырылган рейдлар дәвам итә.41701
-
15 август 2022 - 14:10Әтнәдә Африка чумасы аркасында карантин кертелгән Бу хакта ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе сайтында хәбәр ителә.39500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика