Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Мәктәп укучылары өчен электр куркынычсызлыгы

Уку елы тәмамланды.

Укучыларның көтеп алынган каникуллары башланды. Бу чорда балалар һәрвакытта да өлкәннәрнең контроле астында тормый, ә җәйге ирек балаларның тәртипле булу дәрәҗәсен киметә. Нәкъ менә шул чорда укучылар электр токы белән зарарлану нәтиҗәсендә җәрәхәтләр ала.

Балаларны даими кисәтеп, электр тогы белән зарарлану куркынычы зур булуы турында аңлатырга кирәк. 36 вольт һәм аннан да күбрәк электр токлары кешеләрнең сәламәтлегенә һәм тормышына җитди куркыныч тудыра. Өйдә һәм урамда 220 вольт һәм аннан да күбрәк көчәнешле электр җиһазлары һәм чыбыклары әйләнә. Көнкүреш электр челтәрендә үтә ала торган ток рөхсәт ителгән нормадан күп тапкыр артып китә. Электр приборларын сүндергәндә, розеткадан вилканы алып куярга кирәк.

Электр приборларын кулларың  белән Юма. Төзек булмаган электр приборлары, розеткалар белән файдаланырга ярамый.

Үлем куркынычы зур: теләсә нинди асылынган яки өзелгән үткәргечләргә, җирдә яткан электр линияләренең өзелгән үткәргечләренә һәм алардан аерылып киткән корылмаларга 8-10 метр ераклыктан да  якын килергә ярамый.

Электр тапшыру линиясе янындагы агачларны селкетеп  уйнау бик куркыныч. Үсеп утырган  агач электр тогын яхшы үткәрә.

 Бала сезнең белән тиз арада элемтоәгә керә алсын өчен,  ашыгыч ярдәм хезмәтләре (полиция, ашыгыч ярдәм, янгын сагы)  телефон номерларын күренеп тора торган итеп  язарга кирәк.

Шуны да онытмаска кирәк, балаларны өйрәтүнең  иң яхшы ысулы һәрвакыт үз үрнәгең булып тора. Әгәр сез электр линияләренә, җирдә яткан электр чыбыкларына игътибарлы булсагыз,  балагыз  да  сезне кабатлап, саклану чараларын күрәчәк.

Балаларыбызның тормышы безнең кулларда икәнен онытмыйк!

 Идел буе электр челтәрләре «Сетевая компания» ААҖ филиалы

С.Мингатина фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев