Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ЭЛЕКТРОН БЕЛЕМ БИРӘЛӘР

Татарстанның 54 уку йорты компетентлык үзәге статусына ия, шуларның берсе - Олы Әтнә урта мәктәбе.

Бу мәктәпләр үз эш­чәнлекләрен 10 юнәлеш буенча алып баралар, Олы Әтнә урта мәктәбенеке "Элек­трон белем бирү системасын ресурслар белән тәэмин итүнең эффектлы механизмнарын эшкә ашыру" дип атала. 5 көн дәвамында барган семинарда әнә шул механизмнар белән таныштырдылар. 4-5 апрель көннәрне район мәктәпләренең ин­форматика, рус теле һәм әдәбияты, технология укытучылары, 9-10 апрельдә башлангыч сыйныф, физика һәм математика, химия, биология, география, татар теле һәм әдәбияты фәннәреннән белем бирүчеләр танышты. Ә 6нчы апрель көнне II һәм VI сыйныф укучылары алдында, мәктәптәге барлык алдынгы технологияләрне кулланып, чит тел һәм тарих фәннәре буенча дәресләр уздырдылар.

Мәгъ­лүмати-ме­тодик үзәк җитәкчесе Гөл­шат Марс кызы, мәк­тәп директоры Лидия Салихҗан кызы, район мәктәпләре­нең инглиз теле укытучылары "Комплекслы информатизация­ләү - информацион компьютер технологияләрен нәтиҗәле куллануның нигезе" темасы астында узган инглиз теле дәресендә, Резеда Роберт кызы Бәшированың һәм Гөлсинә Габдулла кызы Зыятдинованың укучыларга белем бирү процессын күзәттеләр. Үземнең беренче чиратта игътибар иткәнем - һәр партада, һәр укучы алдындагы нетбук булды. Укытучы инглиз телендә биргән биремне укучылар нетбукта чишеп, соңын­нан остазлары чакыру буенча тактага чыгып эш­ләп күрсәттеләр. Күпме­дер дәрәҗәдә уен формасында барган мондый дәрес барышын, шәхсән үзем, гаҗәпләнеп күзәттем. Укучылар да шаккатмалы: хәзерге балалар алдан ук күпне белеп туалар бугай, күз тимәсен. Кыюлык та бар үзләрендә, без алар яшендә укытучы белән татарча аралашырга ояла идек. Ә болар һәр сорау­га инглиз телендә җавап бирәләр! Электрон белем бирү системасының өстенлеге бу. Мәктәп директоры Лидия Хәкимова да куанып: "Бездә 17 проектор һәм экран, 14 интерактив такта - аларның 9ы "Смарт", 2се "Хитачи", янә 3се информатика, математика, инглиз теле сыйныфларында электән бар", - дип таныштырды. Башлангычларда 4 мобиль сыйныф исәпләнә, укучы балалар өчен 120 нетбук, 480 флеш-браслетлары бар. Ә гомумән алсак, мәктәптә 23 сыйныф-комплектта 422 укучы белем ала. Аларга 40 укытучы белем һәм тәрбия бирә.

Кадрлар мәсьәләсе дә уңай хәл ителә. Директор сүзләренә караганда, укытучылар арасыннан махсус белем алучылар шактый. Электрон белем бирү ресурслары курсларында мәктәпнең 11 укытучысы укып кайт­кан, бүгенге көндә тагын 3се шунда ук белемен күтәрә. Янә 3 укытучы цифрлы белем бирү ресурслары курсларында белем алган. Кыскасы, укучыларга электрон белем бирү системасының өстенлегенә инандым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: школа