Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Электрон рәвештә дә тавыш бирергә мөмкин булачак

Киләсе атнада узачак Россия Президентын сайлауда электрон рәвештә дә тавыш бирергә мөмкин булачак. Казанда сәяси чарага бәйле закон бозу очраклары турындагы мәгълүмат­ларны туплаучы үзәк ачылды. Ә сайлау участогы вә­килләренә психологик яр­дәм күрсәтә башлаячаклар. КФУның мәгълүмати тех­но­логияләр үзәгендә 18 март­та узачак сайлауның яңа­лыклары турында сөй­ләделәр. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мид­хәт...

Киләсе атнада узачак Россия Президентын сайлауда электрон рәвештә дә тавыш бирергә мөмкин булачак. Казанда сәяси чарага бәйле закон бозу очраклары турындагы мәгълүмат­ларны туплаучы үзәк ачылды. Ә сайлау участогы вә­килләренә психологик яр­дәм күрсәтә башлаячаклар.

КФУның мәгълүмати тех­но­логияләр үзәгендә 18 март­та узачак сайлауның яңа­лыклары турында сөй­ләделәр. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мид­хәт Шаһиәхмәтов электрон та­выш бирү һәм сайлау бюл­летеньнәрен электрон эш­кәр­тү комплексларын тәкъ­дим итте. Татарстанда мондый җиһазлар тәүге тапкыр кулланылачак. Сайлау бюл­ле­теньнәрен электрон эш­кәртү комплексы, ягъни "электрон тартма"лар саны ил күләмендә барлыгы дүрт мең чамасы исәпләнә. Киләсе атнада республика сайлау участокларына шундый 42 җайланма куярга ниятлиләр. Электрон тартма бюллетень­нәр санын гына исәпләп калмыйча, кем өчен тавыш бир­гәнне дә теркәп бара. Ул сайлау участогы ачылган вакытта эшли башлый һәм, ишек­ләр ябылуга, исәп-хисапка кере­шә. "Мондый җайлан­ма­га читтән бюллетеньнәр салып булмый", - дип аңлат­ты­лар журналистларга. Уйлап табучылар барысын да исәпкә алган. Электрон тарт­ма дөрес итеп тутырылмаган бюлле­тень­нәрне дә шунда ук күреп ала. Мәсәлән, сайлау участогы мөһере сугылмаган яки махсус бозып язылган бюл­летеньнәр исәп­кә алынмаячак. "Техник мөм­кин­лек­ләр­дән файдалану халык арасында сайлауга ышанычны арттыру өчен эш­ләнә", - диде Мидхәт Шаһиәх­мәтов. Ник дисәң, бюллетень­нәр кулдан узмаячак бит.


Электрон рәвештә тавыш бирүчеләргә бюллетень дә кирәкми әнә. Сайлау участогына килеп, журналда кул куйганнан соң, сайлаучыга махсус карта бирәчәкләр. Аны теркәргә һәм компьютер аша тавыш бирергә генә кирәк. Картадагы мәгълүмат электрон базага кертеләчәк, дип аңлаттылар. Электрон рәвештә тавыш бирү ике телдә - татар һәм рус телләрендә уздырыла.

Кичә башкалада Президент сайлавын үткәрүне кү­зәтү буенча республика үзәге дә ачылды. "Сайлау - 2018"дә сәяси чарага бәйле закон бозу очраклары турындагы мәгълүматларны теркәү һәм эшкәртү белән шөгыльләнә­чәкләр. Мондый үзәкне оештыру тәкъ­диме белән "Чиста сайлау өчен" күзәтүчеләр корпусы" илкүләм иҗтима­гый хәрәкә­тенең төбәк бүле­ге һәм Татарстан Иҗтимагый палатасы вәкилләре чыккан иде. "Биредә сайлау участок­ларында закон бозу очраклары турындагы барлык мәгъ­лүмат тупланачак. Хә­бәр­ләрне бөтен республикадан җыячакбыз", - диде үзәк җитәкчесе Лилия Төхвәтул­лина. Әйтүләренә караганда, халыктан килеп ирешкән мөрәҗәгатьләрне сайлау хокукы буенча эшләүче бел­гечләр кабул итәчәк. Үзәк Илкүләм иҗтимагый мониторинг интернет порталы базасында эшләячәк. Мо­ңарчы сайлау участокларында закон бозу очраклары турындагы мәгълүмат Мәскәүдә туп­ланган.

Сайлау участогы вә­киллә­ре өчен психологик ярдәм линияләре ачылуы турында да хәбәр иттеләр. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәи­се моны хезмәткәрләрнең үз бурычын башкарган вакытта бик зур стресс кичерүе белән аңлатты. "Әлеге эш кешегә никадәр физик һәм психологик басым ясый икәнен күз алдына китерәсезме? - диде Мидхәт Шаһиәхмәтов. - Бер партиядән - өч мең күзәтүче, икенчесеннән - тагын шул ук кадәр кеше. Барлык участок комиссия­ләренә дә күзәтүче­ләрне урыннар белән тәэмин итү бурычы куелды. Күпме кү­зәтүче булачагын чама­лый­сызмы? Бик зур йөкләмә бу".

("Ватаным Татарстан", /№ 32, 06.03.2018/)

http://vatantat.ru/index.php?pg=453

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев