Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Елгада коткару жилеты кигән ир-ат мәете тапканнар

Ир-атның шәхесен полиция ачыклаячак.

 

 

Казан янында Идел елгасында коткару жилеты кигән ир-ат мәете тапканнар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген ашыгыч хезмәтнең бердәм 112 номерына 6.00 сәгать тирәсендә Идел елгасында кеше булырга мөмкинлеге турында хәбәр килде.

Һәлакәт урынына килгән коткаручылар ярдан 500 метр ераклыкта, камышлар арасында ир-ат мәетен тапкан. Ул өске киемнәрдән, шулай ук резин итек һәм коткару жилеты кигән булган.

Ир-атка 60 яшь чамасы. Мәетне ярга чыгарганнар һәм полициягә тапшырганнар. Ир-атның шәхесен ачыклыйлар.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/incident/05-06-2020/kazan-yanynda-idel-elgasynda-kotkaru-zhilety-kig-n-ir-at-m-ete-tapkannar-5747868

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев