Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Еллар - барлык җыйган байлыгым

Яшьлек елмайды да бик еракта, Болгап калды зәңгәр яулыгын. Күпне үттем, зур юл уздым кебек. Еллар - барлык җыйган байлыгым. Нечкә җепсел иреннәрен җәеп Йөздә инде Вакыт елмая. Көзгеләрдән танымыйча эзлим - Теге чая кызый, ул кая?! Ерак йолдыз булып нурын сибә Яшьлек учагының яктысы. Күңелнең иң тирән бер түрендә...

Яшьлек елмайды да бик еракта,
Болгап калды зәңгәр яулыгын.
Күпне үттем, зур юл уздым кебек.
Еллар - барлык җыйган байлыгым.

Нечкә җепсел иреннәрен җәеп
Йөздә инде Вакыт елмая.
Көзгеләрдән танымыйча эзлим -
Теге чая кызый, ул кая?!

Ерак йолдыз булып нурын сибә
Яшьлек учагының яктысы.
Күңелнең иң тирән бер түрендә
Җылы бирә һаман чаткысы.

Бер сулышта үтә икән яшьлек,
Таң җиледәй генә кагылып.
Ерак офыкларда ул болгаган
Зәңгәр яулык китә чагылып...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев