Елмаеп алыйк әле
Хатыны: «Шахтада ничек анда?» - дип сорап йөдәткәч, ире хатынын карават астына төртеп кертә дә, бер чиләк су белән, бер чиләк ташкүмер тондыра, ә үзе караватка менеп сикерә башлый. Лычма су булган һәм ташкүмер тузанына баткан хатыны мүкәләп карават астыннан чыга һәм бу вакытта ире аның артына тибә. - Монысы...
Хатыны: «Шахтада ничек анда?» - дип сорап йөдәткәч, ире хатынын карават астына төртеп кертә дә, бер чиләк су белән, бер чиләк ташкүмер тондыра, ә үзе караватка менеп сикерә башлый. Лычма су булган һәм ташкүмер тузанына баткан хатыны мүкәләп карават астыннан чыга һәм бу вакытта ире аның артына тибә.
- Монысы нәрсә өчен тагын?
- Монысы шахтадан вакытыннан алда чыкканын өчен.
***
Татар белән яһүд бер купеда баралар. Төш җиткәч, һәрберсе үз ашамлыгын ашый башлый. Яһүд татарга әйтә:
- Син ат ите ашыйсыңдыр инде.
- Әйе, ә син тавык ите ашыйсыңмы?
- Әйе, атка акча җитмәде.
***
Ир киенә-ясана да хатынына әйтә:
- Мин клубка барып кайтам әле.
- Бар, сине беркем дә мөгезеңнән тотып тормый.
***
Ике малай мәктәптән кайтып бара икән. Берсе - бай, ә икенчесе хәерче малае, ди. Болар бер кибет яныннан узганда бай малае:
- Менә әти мине шушы кибеттән сатып алган инде.
- Без электән хәерче булганбыз, акча булмаган инде, шуңа мине әти үзе ясаган.
***
- Сезнең банк бары минем сүземә генә ышанып кредит бирәме?
-Бирә.
- Әгәр мин алдасам?
- Сезгә Ходай каршында оят булачак.
- Ии, әле ул кайчан була!
- Әгәр 5-ендә кайтарып бирмәсәгез, 6-сында Ходай каршына басачаксыз.
***
- Дивана син.
- Аның каравы матур.
- Кем әйтте?
- Син әйттең.
- Ышандыңмы?
- Әйе.
- Дивана икәнсең.
- Аның каравы матур.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев