Әтнә таңы

Елмаеп алыйк әле - "Әтнә таңы"

Дәрес бара. Укытучы: - Үзен ваемсыз, игътибарсыз, әдәпсез дип санаучылар бассын әле, - ди. Тынлык. Кинәт Вәли сикереп тора. Укытучы: - Син нәрсә, үзеңне шундый дип саныйсыңмы? - Юк үзе... Шулай да бер Сез генә басып торгач, әллә ничек, уңайсыз... - Вәли, ник дәресләреңне әзерләмәгән килеш йокларга яттың? - Аз...

Дәрес бара. Укытучы:

- Үзен ваемсыз, игътибарсыз, әдәпсез дип санаучылар бассын әле, - ди.

Тынлык. Кинәт Вәли сикереп тора. Укытучы:

- Син нәрсә, үзеңне шундый дип саныйсыңмы?

- Юк үзе... Шулай да бер Сез генә басып торгач, әллә ничек, уңайсыз...

- Вәли, ник дәресләреңне әзерләмәгән килеш йокларга яттың?

- Аз белсәң, тыныч йоклыйсың...

Исерек ир-ат яңа гына мал табибы булып эшкә урнашкан авылдашына бәйләнергә теләп:

- Алайса, син хайван табибы булдың инде, иеме?

- Әйе, ә синең кайсы төшең авырта икән?

Ике ир-ат шактый исерек хәлдә, төнгә каршы авыл урамы буйлап өйләренә кайтып киләләр. Шунда берсе кинәт айныгандай була:

- Кара әле, кара! Өеңә тәрәзә аша бер карак кереп бара түгелме?

- Тавышлана күрмә, керсен... Хатын аны барыбер сизәчәк һәм мин дип уйлап башына шундый итеп тондырачак! Тегесе ник кергәнен дә, ник туганын да онытачак.

Исерек ир өенә кайта. Ишек бикле. Дөбердәтә һәм кычкыра:

- Дания, ач ишекне! Мин кайттым...

- Нинди Дания булыйм мин сиңа!

Реклама

- Пардон, Сания. Ишекне ач әле?

- Сания! Анысы кем тагын?

- Әй, кара әле, хатын. Кем әле син... Бәлки әле төн уртасында кеше көлдереп "Уйлап бел" уенын уйнарбыз...

Институтта сессия бара. Укытучы керә һәм: "Сорауга җавап белсәгез, "5"ле куям - мин кем булам?" - ди. Бар да шым була, чебен очкан тавыш кына ишетелә. Укытучы: "Алайса, "4" алырга теләүчеләргә соравым бар - бүген имтиханны нинди фәннән бирәсез?" Тынлык. "Бәлки дәреслекнең нинди төстә булуын әйтә алырсыз - "3"ле куям", - ди укытучы. Берәү дә дәшми... Шунда арттан тавыш ишетелә: "Во, кабәхәт, батырырга уйлаган - батыра!"

Имән төбендә Куян утыра, нидер яза.

- Әй, куян, ни язасың анда? - дип сорый узып баручы Төлке.

- Диссертация яза идем: "Төлкене тотып ашау юллары", дип атала, - дип җаваплый Куян.

- Син нәрсәдер бутыйсың бугай, кылый... Әйдә әле менә бу куаклык артына, мин сиңа нәрсәнең ни икәнен аңлатырмын!

Күпмедер вакыттан соң, куаклык артыннан Куян чыга һәм тагын яза башлый. Янәшәдән үтүче Бүре дә кызыксына:

- Нишлисең?

- "Бүрене ничек тотып ашарга", дигән темага диссертация язам...

- Хәзер бирәм мин сиңа... Әйдә әле куаклык артына...

Бераздан куаклык артыннан Куян чыга һәм яза башлый. Аю килә:

- Нишлисең кылый?

- "Аюны ничек тотып дөмбәсләргә, ә аннан соң ашарга", дигән темага диссертация язам.

- Нәрсә-ә-ә, ашыйсың килде мени, әйдә әле менә бу куаклык артына, туйганчы ашарсың...

Ә куак артында ярым үле Төлке, аңын җуйган Бүре, хәлдән тайган Аю ята. Яннарында авызыннан селәгәйләрен агызып арыслан тора.

Мораль: нәрсә язуың мөһим түгел, укытучың дәрәҗәле булсын!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: