Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ЕЛМАЕП АЛЫЙК ӘЛЕ - мәзәкләр

Әби белән бабай мич башында йоклап ята ди... – Кортка, балык ашыйсың киләме? – ди бабай. – Килә. – Бар алайса, елгага төш тә, тотып алып кайт. – Кит аннан! Төн уртасындамы? – Тик кенә ятуыңны бел алайса!

Яңа байгура, озак кына Эрмитажны карап йөргәннән соң, шундагы бер хезмәткәргә:
– Ярыйсы гына йорт икән дә... Җиһазлары бик иске.
* * *
– Бәхетле булу өчен ниләр кирәк?
– Кайчагында күршеңне караклар талап чыкса да җитә.
* * *
– Синең белән танышканнан бирле юньләп ашый да, эчә дә, тарта да алмыйм, – дип әйтә ди бер ир сөяркәсенә.
– Шулкадәр нык гашыйк булдыңмыни?
– Гашыйк дип... Ул нәрсәләргә акчам калмый башлады...
* * *
Хезмәткәр начальник янына керә дә, сүз башлый.
– Мин сездә ун ел эшлим инде, тик моңарчы бер тапкыр да эш хакымны арттыру турында сораганым юк иде...
– Шуңа күрә ун ел эшләдегез дә! – дип җаваплый начальник.
* * *
– Хәлләр шәптән түгел  –  этем югалды.
– Гәзиткә белдерү биреп кара.
– Файдасыз... Ул бит укый белми...
* * *
Ак гөмбә белән чебен гөмбәсе үсеп утыра ди. Карасалар – гөмбәче якынлашып килә!..
– Хәзер кисә башлый! – дип әйтә ди ак гөмбә, куркынып.
– Кемне бәлки кисәр дә, ә минем чырайга итеге белән тибә инде бу! – дигән ди чебен гөмбәсе.
* * *
Полкка солдат Ивановның атасы үлгән дигән хәбәр килә. Полковник үз янына капитанны чакырта.
– Ивановның атасы үлгән. Бу турыда аңа ничек тә йомшаграк итеп әйтергә иде...
...Капитан ротаны сафка тезә дә, команда бирә:
– Кемнәрнең аталары исән - бер адым алга! Иванов, ә син кая тыгыласың?!
* * *
Врач кабинетында:
– Доктор, нишләптер минем гел тәнем кычыта.
– Ә юынсагыз ничек?
– Юынып та карадым инде, ай да үтми, тагын кычыта...
* * *
– Улым, көн саен дискотекага йөрмә син, саңгырау калырсың!
– Рәхмәт, әни, мин ашадым инде.
* * *
– Беләсеңме, әни, мин беркайчан да йоклаганда гырлый торган кешегә кияүгә чыкмаячакмын.
– Бик акыллы фикер, – дип хуплый әнисе. – Ләкин сынаулар вакытында, зинһар, сак була күр, балам.
* * *
– Кызым, ул егетеңә кияүгә чыгарга җыенма тагын!
– Син нәрсә инде, әни, мин бит озакка түгел.
* * *
– Сиңа нинди кызлар ошый?
– Озын буйлылар.
– Соң син үзең кыска буйлы ич!
– Булсын, миңа түшәм буярга кирәк.
* * *
Автомәктәптә экзамен бара:
– Мотор ничек эшли?
– Үз сүзләрем белән мөмкинме?
– Әлбәттә!
– Вжжжж! Вжжжж! Вжжжж!
* * *
Экзамен. Билетларны таратып бетергәннән соң укытучы:
– Әзерлек өчен сезгә күпме вакыт кирәк булыр?
– 30 минут.
– Яхшы. 40 минуттан соң көтмәгәндә килеп керермен.
* * *
– Доктор, соңгы вакытларда холкым бик бозылды, юктан гына да дөрт итеп кабынам да китәм...
– Ә, нәрсә?
– Җенемне чыгарма, кабәхәт!
* * *
– Сез скрипка уйный беләсезме?
– Төгәл генә әйтәлмим... Бер дә уйнап караганым юк.
* * *
– Кадерлем, мине тагын бер үпсәң, гомерлеккә синеке булырмын.
– Ах, искәртүең өчен рәхмәт!.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев