Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Елмаеп-көлеп яшик - "Әтнә таңы"

- Әти, укытучы бүген минем турыда: "Алма агачыннан ерак төшми", - диде. Ул нәрсәне аңлата? - Яле, әйт, дуңгыз - нинди этлек эшләдең син анда мәктәптә?! * * * Таһир, cин мине яратасыңмы? - Яратам! - Ә минем өчен гомереңне дә бирә алыр идеңме? - Гомерне бирсәм, ул чагында сине...

- Әти, укытучы бүген минем турыда: "Алма агачыннан ерак төшми", - диде. Ул нәрсәне аңлата?

- Яле, әйт, дуңгыз - нинди этлек эшләдең син анда мәктәптә?!

* * *

Таһир, cин мине яратасыңмы?

- Яратам!

- Ә минем өчен гомереңне дә бирә алыр идеңме?

- Гомерне бирсәм, ул чагында сине кем генә яратыр соң, җаный?

* * *

Доктор авыруга:

- Я ничек, хәтерегез яхшырдымы?

Авыру:

- Ә син кем буласың? Нәрсә дип миңа бәйләнәсең?

* * *

Полковник казармага килеп керә дә, борынын җыерып:

- Нинди сасы ис монда?

Дежур солдат, үрә катып:

- Иптәш полковник, сез кергәнче бернинди дә ис юк иде!

* * *

- Тол ирнең икенче хатыны булырга теләмим!

- Беренчесе булу яхшыракмы синеңчә?

* * *

...Мин савыт-саба юа торган бик күп препаратларны сынап карадым да... ахырда өйләндем!

* * *

- "Ай донт ноу" ничек тәрҗемә ителә?

- Мин белмим...

- Син дә белмисең икән! Кемнән генә сорамадым - берсе дә белми...

* * *

- 5 яшьтән 12 яшькә кадәрге балаларны тәрбияләү буенча берәр нәрсә бармы сездә?

- Менә, бик әйбәт солдат каешы бар.

* * *

Әгәр ирегез сезгә ялгыш чит хатын исеме белән дәшә икән: "Әү, җаныем!" дип әйтегез. Үкенмәссез...

* * *

Ике корт, тизәктән башларын чыгарып, сөйләшеп торалар ди:

- Әти, әнә тегендә бүтән кортлар алма эчендә яшиләр... Ә нигә без тизәк эчендә?

- Их, улым, аңламыйсың шул әле син... Туган җирдән газиз берни дә юк дөньяда...

* * *

Унөч яшьлек кызны әнисе тирги:

- Ах, син, юньсез кызый! әтиең белән без сине эзләп бөтен дискотекалар, кафелар, барлар буйлап йөгереп йөрдек! ә син монда подъезд төбендә комлыкта уйнап утырасың икән!!

* * *

Котлыйбыз! әле генә сез безнең лотереяда миллион доллар оттыгыз! Сезнең гаилә миллион ел дәвамында ел саен бездән берәр доллар алып торачак!

* * *

Тимур һәм аның командасы коммунистларның йорт стеналарына кызыл йолдыз төшерүне хәтта фашистик оккупация елларында да дәвам иткән...

* * *

Әбисе белән оныгы телевизор карап утыралар, ә анда кош гриппына каршы көрәшне, йорт кошларын күпләп юк итүне күрсәтәләр. Кисәк кенә оныгы:

- Әби, ул кошларны нигә үтерәләр? - дип сорый.

- Чирләмәсеннәр өчен! - ди әбисе.

* * *

- Доктор, минем башым әйләнә...

- Күрәм...

* * *

Диңгез буенда ял итүче берәү, өч көy тоташ яңгыр яуганнан соң, кайтырга җыена башлый.

- Нигә вакытыннан алда җыенасың? - дип сорый аннан күршесе.

- Мондагы яңгыр үзәккә үтте...

- Сезнең якта да шундый ук яңгыр ява лабаса.

- Аның бездәгесе очсызгарак төшә шул.

* * *

Әби белән бабай мич башында йоклап ята ди...

- Кортка, балык ашыйсың киләме? - ди бабай.

- Килә.

- Бар алайса, елгага төш тә, тотып алып кайт.

- Кит аннан! Төн уртасындамы?

- Тик кенә ятуыңны бел алайса.

* * *

Брежнев Ак Йортка шалтырата ди...

- Алло, бу Картермы?

- Юк.

- Рейганмыни?

- Түгел.

- Ә кем соң?

- Билл Гейтс.

- Ә-ә... Танымадым... Бай булырсың.

* * *

- Син кем белән исәнләштең ул?

- Икенче иремнең беренче хатынының өченче ире белән.

* * *

Яңа байгура, озак кына Эрмитажны карап йөргәннән соң, шундагы бер хезмәткәргә:

- Ярыйсы гына йорт икән дә... Җиһазлары бик иске.

* * *

- Бәхетле булу өчен ниләр кирәк?

- Кайчагында күршене караклар талап чыкса да җитә.

* * *

- Синең белән танышканнан бирле юньләп ашый да, эчә дә, тарта да алмыйм, - дип әйтә ди бер ир сөяркәсенә?

- Шулкадәр нык гашыйк булдыңмыни?

- Гашыйк дип... Ул нәрсәләргә акчам калмый башлады...

* * *

Хезмәткәр начальник янына керә дә, сүз башлый

- Мин сездә ун ел эшлим инде, ләкин моңарчы бер тапкыр да эш хакымны арттыру турында сораганым юк иде...

- Шуңа күрә ун ел эшләдегез дә! - дип җаваплый начальник.

* * *

Совет чоры. Беренче май бәйрәме көнне журналист урамда интервью алып йөри:

- Безнең радио өчен туры эфирда нәрсә әйтергә телисез?

- Ычкын әле, башыңа берне биргәнче!

- Бөтен шәһәрдә менә шулай, җәмәгать! Уен-көлке! Күңел ачулар! Шаяртулар!

* * *

- Хәлләр шәптән түгел - этем югалды.

- Гәзиткә белдерү биреп кара.

- Файдасыз. Ул бит укый белми...

* * *

Операция өстәлендә яткан авыру хирургтан сорый:

- Әйтегез әле, бу операциядән соң мин скрипкада уйный алырмынмы?

- Әлбәттә, уйный алырсыз.

- Чынмы?

- Әйе, әйе!

- Кызык кына операция икән, - дип куя авыру. - Беркайчан скрипкада уйнаганым булмады югыйсә...

* * *

Ак гөмбә белән чебен гөмбәсе үсеп утыра ди. Карасалар - гөмбәче якынлашып килә ди...

- Хәзер кисә башлый, - дип әйтә ди ак гөмбә.

- Кемне бәлки кисәр дә, ә минем чырайга итеге белән тибә инде бу, - дип әйтә ди чебен гөмбәсе.

* * *

Полкка солдат Ивановның атасы үлгән дигән хәбәр килә. Полковник үз янына капитанны чакырта.

- Ивановның атасы үлгән. Бу турыда аңа ничек тә йомшаграк итеп әйтергә иде...

...Капитан ротаны сафка тезә дә, команда бирә:

- Кемнәрнең аталары исән - бер адым алга! Иванов, ә син кая тыгыласың!?

* * *

Врач кабинетында:

- Доктор, нишләптер минем гел тәнем кычыта.

- Ә юынсагыз ничек?

- Юынып та карадым инде, ай да үтми, тагын кычыта...

* * *

- Нәрсә, Рабинович үлдеме әллә?

- Әйе шул, кичәгенәк үлде.

- Әйтәм аны, табутта ята...

* * *

- Улым, көн саен дискотекага йөрмә син, саңгырау калырсың!

- Рәхмәт, әни, мин ашадым инде.

* * *

Штирлиц Берлин буйлап машинада бара ди. Шәһәрне куе төтен баскан ди.

"Тагын үтүкне сүндерергә онытканмын", - дип уйлап куйган ди Штирлиц.

* * *

- Беләсеңме, әни, мин беркайчан да йоклаганда гырлый торган кешегә кияүгә чыкмаячакмын.

- Бик акыллы фикер, - дип хуплый әнисе. - Ләкин сынаулар вакытында, зинһар, сак була күр, балам.

* * *

- Кызым, ул егетеңә кияүгә чыгарга җыенма тагын!

- Син нәрсә инде, әни, мин бит озакка түгел.

* * *

Хатыны иренә:

- Кадерлем, чүп чиләген түгеп кер әле!

Ире авыр сулап:

- Яңа гына утырдым бит әле!

- Аңа кадәр нишләдең соң?

- Ятып тордым!

* * *

- Сиңа нинди кызлар ошый?

- Озын буйлылар.

- Соң син үзең кыска буйлы бит!

- Булсын, миңа түшәм буярга кирәк.

* * *

Автомәктәптә имтихан бара:

- Двигатель ничек эшли?

- Үз сүзләрем белән мөмкинме?

- Әлбәттә!

- Вжжжж! Вжжжж! Вжжжж!

* * *

Имтихан. Билетларны таратып бетергәннән соң укытучы:

- Әзерлек өчен сезгә күпме вакыт кирәк булыр?

- 30 минут.

- Яхшы. 40 минуттан соң көтмәгәндә килеп керермен.

* * *

- Доктор, соңгы вакытларда холкым бик бозылды, юктан гына да гөлт итеп кабынам да китәм...

- Нәрсә-нәрсә?

- Җенемне чыгарма, кабахәт!

* * *

- Быел балаларны кая җибәрәбез: синең әниеңәме, минекенәме?

- Синекенә. Минекенә күптән түгел посылка җибәрдек бит инде.

* * *

- Сез скрипкада уйный беләсезме?

- Төгәл генә әйтә алмыйм... Бер дә уйнап караганым юк.

* * *

- Кадерлем, әгәр мине тагын бер үпсәң, гомерлеккә синеке булырмын.

- Ах, искәртүең өчен рәхмәт...

* * *

- Биш мең биреп тор әле.

- Минем өч кенә мең бар.

- Ул да ярый. Тагын ике меңен тиеш булырсың.

* * *

- Нигә син шундый усал? - дип сорый бер эт икенчесеннән.

- Киресенчә, - ди теге эт, - мин бик йомшак күңелле, тик моны беркемгә дә сиздермәскә тырышам.

- Ник?

- Эш урынымны югалтудан куркам.

* * *

- Доктор, миңа сыра эчәргә ярыймы?

- Сез нәрсә, нинди сыра?!

- Ә киләчәктә?

- Сез нәрсә, нинди киләчәк?!

* * *

- Доктор, минем йөрәк тәртиптәме?

- Бик борчылмагыз... Ул сезгә соңгы сулышыгызга кадәр хезмәт итәчәк әле.

* * *

Айрат мәктәптән кайтып кергәч:

- Җитте! Бүтәнчә мәктәпкә аяк та атламыйм!

- Нишләп?

- Укый белмим, яза белмим, сөйләшеп утырырга да ярамый!

* * *

Бер хатын ахирәтенә үзенең ире турында сөйли:

- Мин аны 20дә очраттым, ә 23тә ташлап киттем.

- Әйбәт булган. Өч сәгать вакыт аз түгел инде ул.

* * *

Балыкчы сөйли:

- Мин ул балыкны тартып чыгаргач, күлдә су ярты метрга кимеде.

* * *

Бер авыл агаеның улы әтисеннән сорый икән:

- Әти, нигә син фермадан кайтканда гел арбага күп итеп печән төяп кайтасың?

- Утырырга йомшак булсын өчен, улым.

- Ә нигә, алайса, кире киткәндә арбаң буп-буш була?

- Анысы инде атка җиңел булсын өчен!

* * *

Ике бабай очраша:

- Нәрсә, Миңлевәли, әллә мунчага барышыңмы?

- Юк, мунчага бара идем әле.

- Ә-ә... Мин сине әллә мунчага бара микән дип торам...

* * *

Ике бабай әрепләшә:

- Мин синең җеназаңа да бармыйм, болай булгач.

- Ә мин синекенә барам!

* * *

- Улыгыз географиядән бик йомшак.

- Йомшак булмыйча: безнең эш хакы абзар артына чыгарга да җитми бит!

* * *

Ике үсмер музейда абстракт картина янына килә. Шунда берсе - икенчесенә:

- Сыпыртыйк яхшы чакта, без пычраткан дип гаеп тага күрмәсеннәр!

* * *

Күрше хатыннар сөйләшә:

- Ирең Нобель премиясе алыр өчен Стокгольмга киткән икән дип ишеттем.

- Өйдәге эштән качар өчен ул хөрәсән җәһәннәм тишегенә китәргә дә әзер.

* * *

- Тугрылык дигән нәрсә юк икән ул дөньяда. Кичә шуны ачыкладым: йөргән кызларымның икесе дә миңа хыянәт итәләр икән.

* * *

Яңгырдан соң шәһәр өстенә матур салават күпере чыга. Бөтен халык карап соклана. Балконында басып торган бер еврей гына зарлана:

- Юк-бар тамашага дигәндә, акча ба-ар аларда...

* * *

Бер дөя икенчесенә зарлана:

- "Чүл корабы" дигән исем тактылар да безгә, гел кайнар комлыкта асрыйлар менә хәзер. Суны да атнага бер генә бирәләр...

http://tatarca-text.narod.ru сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев