Әтнә таңы

Елның куанычлы хәбәре: Россиядә "Татнефть"кә җиткән компания юк

Аның AK&M агентлыгы рейтингына 35 компания кергән.

«Татнефть» компаниясе Россиянең иң социаль-нәтиҗәле нефть-газ компаниясе булып танылды.  «Татнефть» ГАҖ генераль директоры урынбасары-департаменты директоры Дамир Мөхәммәтшин журналистларга әнә  шул хакта хәбәр итте.

Кичә аларга Россиянең нефть-газ тармагында иң нәтиҗәле компания булулары турында хәбәр килгән.

   Алар бу уңышка  компаниянең  2030 елга кадәр эшчәнлеге юнәлешенә  экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклаутурындагы  проектлары өчен  ирешкәннәр. "Безнең барлык бурычлар да әйләнә-тирә мохитне кайгырту турында , - дип ассызыклый  Дамир Мөхәммәтшин.

Компанияләр эшчәнлегенең социаль эффекты һәм аларның әйләнә-тирәлеккә йогынтысы нисбәте булган рейтингка 35 компания керде. Экспертлар социаль өлкәне финанслауны һәм хәйриячелекне, әйләнә-тирә мохитне саклауга чыгымнарны һ.б. бәяләде.

Чыганак: https://www.tatar-inform.ru/photo_galleries/26-12-2019/press-konferentsiya-tatneft-kak-lider-korporativnoy-prozrachnosti-5713415

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: