Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әһелулла (Хәйдәр) бабай Галәвиевтән “ТӘҮБӘ НАМАЗЫ”

Гөнаһ кылганнан соң тәүбә намазы укылса яхшы булыр. Ул ике рәкәгать нәфел намазы санала. Никадәр тизрәк укысаң, шулкадәр әйбәт. Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләм: “Тәүбә итәргә ашыгыгыз!” – диде.

Тәүбә намазы тәмамланганнан соң, түбәндәге дога укыла: “Әстәгъфируллааһ, әстәгъфируллааһ, әстәгъфируллааһә тәгааләә мин күлли зәмбин әзнәбтүһүү гәмдән әү хата-ән сирран әү галәәнийәтән әү әтүүбү иләйһи минәз-зәмбилләзи әгләмү үә минәз-зәмбилләзи ләә әгләмү иннәкә әнтә галләәмүл гуйүүб”.

Мәгънәсе: “Мин Аллаһтан һәрбер гөнаһымны ярлыкавын сорыйм, ялгышлык белән кылган гөнаһларым өчен дә, яшерен кылган гөнаһларым һәм яшермичә кылган гөнаһларым өчен дә, шулай ук белеп кылган һәм белмичә кылган гөнаһларым өчен тәүбә итәм, бик үкенәм. Йә, Аллаһ, Син яшеренне дә белүче”.

Шулай ук бу доганы да укырга кирәк:

“Әллааһәммә әнтә Раббии ләә иләәһә иләә әнт. Халә кътании үә әнә гәбдүк үә  әнә галәә гәһдикә вә вәгъдикә мәстәтагътү. Әгүүзү бикә мин шәрри мәә санәгътү. Әбүү-ү ләкә бинигъмәтикә галәййә үә әбүү-ү бизәнбии. Фәгъфир-лии, фәиннәһүү ләә йәгъфируз-зүнүүбә илләә әнт”.

Мәгънәсе: “Йә Аллаһ! Син – минем Раббым, Синнән башка гыйбадәт кылырга лаеклы зат юк. Син мине барлыкка китердең, мин – Синең колың һәм мин булдыра алганча Синең әмерләреңне үтим вә әйткән вәгъдәңә ышанам. Мин Сиңа кылган начарлыктан сыенам һәм Синең миңа биргән нигүмәтеңне таныйм. Шулай ук мин кылган гөнаһымны да таныйм. Мине гафу ит. Синнән башка беркем дә гөнаһларны гафу итми”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев