Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Elvin Grey "Подъездларда гармун уйнап йөргәнемне хәтерлим"

Талантлы Elvin Grey турында күбрәк беләсегез киләме? Интервьюдан өзек тәкъдим итәбез. Рәхим итеп укыгыз. - Радик, халыкта нинди генә сүз йөрми. Шуларның берсе - имеш, синең әти-әниең бик бай кешеләр, һәм сиңа сәхнәгә дә юлны алар яра… Кыскасы, бернинди тырышлыксыз син популяр җырчы булдың да китең. Балачагың белән таныштыр әле....

Талантлы Elvin Grey турында күбрәк беләсегез киләме? Интервьюдан өзек тәкъдим итәбез. Рәхим итеп укыгыз.
- Радик, халыкта нинди генә сүз йөрми. Шуларның берсе - имеш, синең әти-әниең бик бай кешеләр, һәм сиңа сәхнәгә дә юлны алар яра… Кыскасы, бернинди тырышлыксыз син популяр җырчы булдың да китең. Балачагың белән таныштыр әле.
- Гомеремнең күбрәк өлешен мин Черниковкада яшәдем. 11 яшькә кадәр русча да сөйләшә белми идем, бары тик башкортча. Тел белмәү укуда һәм иҗатта минем өчен зур сынау булды. Музыка мәктәбенә курай һәм баян классына укырга кердем. Әмма ноталарны өйрәнә алмадым. Әле дә аларны аңламыйм. Уен коралларында бары тик ишетү сәләте көчле булу сәбәпле генә уйный беләм. Музыка мәктәбендә килештерә идем: янәсе, ноталарга карап уйныйм, нота дәфтәренең чираттагы битен ачам… Әмма укытучы мона тиз арада сизеп алды һәм әниемне мәктәпкә чакырып: "Улыгыз рус телен белмәвеннән башка, ноталарны да танымый. Аңа монда урын түгел", - дигәч, музыка мәктәбе белән хушлашырга туры килде.

Әмма мин музыканы ташламадым. Подъездларда гармун уйнап йөргәнемне хәтерлим. Бервакыт дустыма кунакка килдем дә, карасам, ул компьютерда көй язып утыра. Кызыктым. Кайттым да, әти-әниемнән компьютер сорадым. Кредитка минем теләгем үтәлде. 12 яшьтән компьютерда көйләр яза башладым. Төнен йокламаска, дәресне калдырырга да риза идем - бары тик музыка язарга! Компьютерда, башка малайлар кебек, уен уйнаганымны хәтерләмим.

Тиздән әтиебез үлде. Тормышта кара полоса башланды. Әни ике бала белән торып калды. Ничек тә ач калмаска, ялангач йөрмәскә була, фатирны сатты. Мин вагоннар бушатырга эшкә чыктым. Әле бер вакытлыча яшәгән фатирдан икенчесенә күченеп йөрдек. Авыр еллар…

Мин гади гаиләдән. Әтием балта остасы иде. Әнием - штукатур-маляр. Алар музыкадан ерак кешеләр. Җыр-моңга мәхәббәтне дәү әнием уятты. Ул шәп җырлый, аптырап тормый - гитарада да уйный иде. Ә ни өчен мин җыр белән шөгыльләнә башладым? Чөнки башлангыч өчен зур акчалар таләп ителми. 9нчы сыйныфтан ук эш хакы алып эшли башладым. Тышкы кыяфәтем балага охшаса да, мин күптән мөстәкыйль кешемен.
Мәктәптән соң, Мәскәү дәүләт педагогия университетының Уфадагы филиалына психологка укыдым. Музыкага вакыт җитмәгәнен аңлагач, бер елдан соң читтән торып укыдым һәм уңышлы тәмамладым. Әмма үземне шәп психолог дип атый алмыйм.

Бүгенге көндә гастрольләрдән кайтып кергән дә юк. Май аена кадәр бер ялсыз эшләдем. Әнием хәзер һәрвакыт минем белән. Мин аны фәрештәм дип атыйм. Ул минем белән булса эшләр дә уңа, залар да тулы. Киемемне дә үтүкләп бирә, чәйне дә кайнарлатып тора. Аңа тулысынча ышанып бар эшемне тапшыра алам. Командамда әнием белән бергә 11 кешебез.
Ә сеңлем Регина бүгенге көндә Санкт-Петербургта яши, банк хезмәткәре булып эшли. Читтән торып Мәскәүдә белем дә ала.

Чыганак http://idel-tat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев