Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Элвин Грей Салават Фәтхетдинов белән конфликты турында: Бу миңа бик яхшы сабак булды!

Радик Юльякшин (Элвин Грей) Салават Фәтхетдинов белән килеп чыккан вәзгыять турында Казанда TMTV премиясенә багышланган матбугат очрашуында журналистларга кабат үз фикерен белдерде. Исегезгә төшерәбез, Радик Салават Фәтхетдиновның "Радик Юлъякшин кебек татарча җырларга ярамый" дигән сүзенә җавап итеп халык артистына Казан һәм Уфа ареналарында тамашачы җыю буенча көч сынашырга тәкъдим иткән...

Радик Юльякшин (Элвин Грей) Салават Фәтхетдинов белән килеп чыккан вәзгыять турында Казанда TMTV премиясенә багышланган матбугат очрашуында журналистларга кабат үз фикерен белдерде.

Исегезгә төшерәбез, Радик Салават Фәтхетдиновның "Радик Юлъякшин кебек татарча җырларга ярамый" дигән сүзенә җавап итеп халык артистына Казан һәм Уфа ареналарында тамашачы җыю буенча көч сынашырга тәкъдим иткән иде. Радик ареналарда узачак үз концертларының көннәрен билгеләвен, көч сынашуны 17 ноябрьдә башлавын белдерде.

- Салават абый бер тапкыр, ике тапкыр, өч тапкыр минем иҗатыма каршы тискәре фикерен белдерде... Күпме әйтергә була соң? Дәшми калсам, түбәнсенү булыр иде. Шуңа күрә аңа каршы җавап әйтергә булдым, җавабым лаеклы булды дип саныйм. Мин Салават абыйны бик хөрмәт итәм, ул ихтирамга лаек шәхес. Аның җырларын тыңлап үстем, гаиләм белән концертларына йөрдем. Шундый бөек шәхестән миңа карата кимсетү сүзен ишетү әллә ничек булды. Минемчә, Салават абый мине ничек яшәргә өйрәтергә тиеш иде, - диде Радик.

Аның сүзләренчә, бу - Салават Фәтхетдинов белән Элвин Грей арасындагы низаг түгел, ә буыннар арасындагы низаг. "Өлкән җырчы яшьләр юнәлешен кабул итә алмый. Бәлки ул эстрадада 50 Кобзон, 50 Кадышева җырларга, ә яшьләр бөтенләй булмаска тиеш дип уйлыйдыр. Аудитория бик киң: анда рэп та, рок та булырга тиеш. Ә тавышым булмау, дигән фикер белән килешәм, мин - җырчы түгел. Мин - күңелдән чыкканны башкаручы. Филүс Каһиров, Салават абый, Ришат Төхвәтуллин кебек көчле тавыш ияләрен алыштырырга җыенмыйм һәм моңа дәгъва да калмыйм. Мин бөтенләй башка юнәлештә иҗат итәм. Тагын бер кат әйтәм: бу - буыннар арасындагы низаг! Мин алга таба да Салават абыйның җырларын тыңлаячакмын. Бу миңа бик яхшы сабак булды. Үз балаларыма 50-60 яшь тулгач, алай эшләмәскә кушачакмын", - дип белдерде Радик Юльякшин.

Шуны да әйтергә кирәк, матбугат очрашуында катнашкан җырчы Иркә Радикның бик гади, ачык һәм аралашучан егет булуын әйтте. Зәйнәб Фәрхетдинова исә үзен Радикның фанаты дип белдерде. Филүс Каһиров та Элвин Грейның иҗатына уңай карашта булуын әйтте. "Эстрадада төрле юнәлешләр бар, җырчылар төрле жанрларда иҗат итә. Һәркемнең үз йөзе", - диде ул.

Татар шоу-бизнес өлкәсендә танылган шәхесләрнең бу конфликтка карата әйткән фикерләрен әлеге сылтама аша укый аласыз.


Эльвира ШАКИРОВА

Чыганак: http://mediametrics.ru/rating/ru/843/day.html?search=intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев