Элвин Грейның әнисе: “Улыбыз рәхәтләнеп елады”

Популяр җырчы Радик Юльякшин турында матбугат чаралары күп яза. Әңгәмәләре дә еш басылып тора. Ләкин адәм баласын әнисеннән дә яхшырак белүче кеше юктыр. Шуңа да улы, аның балачагы турында күбрәк белергә теләп, Нәфисә апа Юльякшина белән элемтәгә кердек. - Нәфисә апа, Радик тугач, нинди хисләр кичердегез? - Хатын-кызның ул мизгелләре...
Популяр җырчы Радик Юльякшин турында матбугат чаралары күп яза. Әңгәмәләре дә еш басылып тора. Ләкин адәм баласын әнисеннән дә яхшырак белүче кеше юктыр. Шуңа да улы, аның балачагы турында күбрәк белергә теләп, Нәфисә апа Юльякшина белән элемтәгә кердек.
- Нәфисә апа, Радик тугач, нинди хисләр кичердегез?
- Хатын-кызның ул мизгелләре мәңге онытылмый торгандыр. Кызым Регинаны төнгелеккә алып китә торган булсалар, Радик һәрвакыт минем белән булды, янымда гына йоклады. Аннан шунысы исә: ул туган көнне ишеп-ишеп яңгыр яуды һәм бер атна туктамады. Өлкәннәр "елак бала булыр бу" дип әйтә иделәр. Бертуктамый елавына аптырагач, хастаханәдә дә ятып чыктык. Шунда табиблар: "Елаган баланың үпкәсе зур була. Менә күрерсез әле, улыгыз җырчы булып куймагае", - дигәннәр иде, юраганнары юш килде бит.
- Елаудан кайчан туктады соң Радик?
- Бер яше тулганчы рәхәтләнде әле ул елап.
- Җырга булган сәләтен кайчан күреп алдыгыз?
- Теле ачылып өлгергәнче үк "Аманай" дип җырлап йөри башлаган иде инде ул. Табибларның "Җырчы булыр" диюләре әтисенә бик ошаган иде. Хәтта ничектер горурланып йөрде. Бераз үсә төшкәч, Радик уен кораллары белән кызыксына башлады. Башта үз теләге белән курайда уйнарга өйрәнде, 7нче сыйныфларга җиткәч, баян белән кызыксына башлады. Ләкин аны алыр өчен акчабыз юк иде. Чөнки әтиләре ул вакытта бик каты авырый башлады, өйдә генә утырды. Ләкин ничек итсә итте, танышлары аша баян юнәтте. Кызганыч, улыбызга соңгы бүләге дә шул булды…
Радик музыка училищесы каршындагы баян түгәрәгенә йөри башлады. Иң кызыгы - ул уен коралларында ноталарга карамыйча гына уйный иде. Ә ул түгәрәктә нота белмәсә, бала белән алга таба шөгыльләнмиләр. Шуңа да анда йөрүне туктатырга туры килде. Мәктәптә укыганда нинди генә музыкаль чара узмасын, Радик башлап йөрүчеләрнең берсе булды. 10нчы сыйныфта укыганда беренче альбомы чыкты. Шул ук елны Финляндиягә музыка фестиваленә барып, дәртләнеп кайтты. Ул вакытта ук аны йоклатып булмый иде: төне буе җыр язып чыкты. Хәзер дә шулай.
- Радик җырлаудан тыш, ир-егетләргә хас физик эшләрне беләме соң?
- Ирем балта остасы иде бит. Радикны да агач эшенә өйрәтеп калдырды. Улым үзенә компьютер өстәлләренә кадәр ясады. Хәзер дә берәр әйбер ватылса, тиз арада төзәтә дә куя. Кулы андый эшкә ятып тора. Кечерәк вакытында әтисенең киемнәренә апликацияләр ябыштырып, әллә нәрсәләр кыландыра иде.
- Күп кенә интервьюларында Радик сезнең белән концертларда йөрүнең плюслары турында сөйли… Һәрвакыт улыгыз янәшәсендә булу үзегезгә дә рәхәттер?
- Әлбәттә. Авырган вакытлары да була бит инде. Андый вакытта шәфкать туташына әйләнәм. Уколларын да үзем ясыйм. Радикның костюмнарын карап тору да минем өстә. Өйгә кайткач, тегәсен - тегәм, юасын - юам. Төркемдәге егетләргә дә кулдан килгәндә ярдәм итәм. Әлеге эшләр минем өчен ял гына. Рәхәтләнеп йөрим гастрольләрдә.
Зилә ҖӘЛӘЛИЕВА, Сабантуй
Чыганак: http://arskmedia.ru/2017/07/25/elvin-greynyi-anise-ulyibyiz-rahatlanep-eladyi/
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
22 гыйнвар 2021 - 17:00Әтнәдә бүген кич хоккей булачак Олы Әтнә боз мәйданчыгын да, башлана 20:00 сәгатьтә.2500
-
22 гыйнвар 2021 - 16:35Казанда коронавирустан тагын өч вакцинация пункты ачылды Covid-19дан прививканы 60 медицина учреждениесендә ясарга була, тагын 11дә алдан язылу алып барыла.2500
-
22 гыйнвар 2021 - 16:11Дусым авылында яшәүче туганнан туган абыебыз Кашшапов Рәфкать Кашшап улының 22 гыйнварда 85 яшь тулган көне. Олы хөрмәткә лаеклы туганнан туган абыебыз, сине ихлас күңелдән туган көнең белән котлыйбыз! Сиңа ныклы сәламәтлек, бәхетле озын гомер, тән сихәтлеге1500
-
22 гыйнвар 2021 - 15:09Татарстан Пенсия фонды 2021 елда пенсия билгеләү тәртибен аңлатты Пенсия билгеләү өчен кешенең иминият стажы 12 елдан да ким булмаска тиеш.4200
-
22 гыйнвар 2021 - 13:0022 гыйнварга көндәлек йолдызнамә Бүген йолдызлар нәрсә вәгъдә итә икән6500
-
22 гыйнвар 2021 - 11:30Венгрия «Спутник V» препаратын коронавирус инфекциясенә каршы куллануны хуплады Препарат тизләтелгән процедура буенча теркәлде.4900
-
22 гыйнвар 2021 - 10:25Татарстан укучылары финанс грамоталылыгын онлайн-дәресләрдә өйрәнә алачак 2021 елның 21 гыйнварында мәктәп һәм көллият укучылары, шулай ук балалар йортларында һәм мәктәп-интернатларда тәрбияләнүчеләр өчен «финанс грамоталылыгының Онлайн-дәресләре» проектының язгы сессиясен башлап җибәрә.4200
-
22 гыйнвар 2021 - 09:35Ә сез юл йөрү кагыйдәләрен беләсезме? "ЮИД" берләшмәсендә "юл билгеләре иленә сәяхәт"дип исемләнгән юл йөрү кагыйдәләре буенча практик дәрес узды.5900
-
22 гыйнвар 2021 - 07:50Казан дәүләт медицина университетында «Ак халатлы фәрештәләр - Ангелы в белых халатах» медицина фестивале узачак Казан дәүләт медицина университетында студентлар һәм абитуриентлар өчен тугызынчы ел рәттән “Ак халатлы фәрештәләр” дип исемләнгән медицина фестивале үтәчәк.6700
-
21 гыйнвар 2021 - 20:25Сигез кешене үтерүдә гаепләнүче Рамил Шәмсетдиновка хөкем карары чыгардылар Армиядәге җинаяте өчен солдат 24 ел һәм алты айга каты режимлы колониягә озатыла.16500
-
21 гыйнвар 2021 - 19:10Коронавирусны «юк итәргә» сәләтле эчемлек билгеле Эффекты берничә сәгать булса, әлеге чәйне авызны чайкату өчен яисә Covid-19ның йогышлылыгын киметүче эчемлек итеп кулланып булачак.17301
-
21 гыйнвар 2021 - 18:10Йөзем иммунитетны күтәрә Виноградның барлык файдалы сыйфатлары кипкән җимештә дә саклана.8200
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:15Василова Алия, 1 сыйныф
-
22 декабрь 2020 - 14:15Хәбибуллин Рәзил, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:12Хайруллин Ринат, 6 яшь
-
16 гыйнвар 2021 - 15:11Иң зур күрсәткеч - Әтнәдә Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының сөт җитештерү һәм сату буенча 15 гыйнвар сводкасында, Әтнә районы элеккечә үк исемлекнең башында.21800
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02Яңа Шашы авыл җирлегенә керүче авылларда балалар мәйданчыклары булдырыла Авыл җирлеге 5 авылны берләштерә, агымдагы елны 4сендә булачак ул.32400
-
13 гыйнвар 2021 - 10:30
-
19 гыйнвар 2021 - 12:00Әтнәдә Covid-19 инфекциясенә каршы вакцина кадату башландыТеләгән һәр кеше Әтнә шифаханәсендә яңа типтагы коронавирус инфекциясенә каршы вакцина кадата ала.37800
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.47700
-
19 гыйнвар 2021 - 12:00Әтнәдә Covid-19 инфекциясенә каршы вакцина кадату башланды Теләгән һәр кеше Әтнә шифаханәсендә яңа типтагы коронавирус инфекциясенә каршы вакцина кадата ала.37800
-
21 гыйнвар 2021 - 16:20Күрше районда коточкыч авария Бүген Саба районы Иске Икшермә – Килдебәк юлының 11+500нче километрында коточкыч юл-транспорт фаҗигасе булды.32000
-
20 гыйнвар 2021 - 15:11Күз тимәсен үзенә Олы Әтнәдә яшәүче Мәсхүдә Хәкимовага 90 яшь тулды.27300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика