Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эльвира Хамматова: «Авыру сабыйларның берсе дә төшенкелеккә бирелми»

Татар эстрадасы җырчысы Эльвира Хамматова аяусыз чир белән авыручы балалар өчен Яңа ел бәйрәме оештырды. Рональд Макдоналд йортында узган хәйрия концертын Эльвира иҗатташ дуслары ярдәмендә оештырган. - Моннан ярты ел элек биредә узган хәйрия концертында катнашып кайткач, авыру балаларны кызганып бер атна буе еладым. Күңелдә бик авыр тойгы калган иде....

Татар эстрадасы җырчысы Эльвира Хамматова аяусыз чир белән авыручы балалар өчен Яңа ел бәйрәме оештырды. Рональд Макдоналд йортында узган хәйрия концертын Эльвира иҗатташ дуслары ярдәмендә оештырган.


- Моннан ярты ел элек биредә узган хәйрия концертында катнашып кайткач, авыру балаларны кызганып бер атна буе еладым. Күңелдә бик авыр тойгы калган иде. Кызганычка каршы, араларында терелеп китүчеләр бик аз. Бу йортка яңадан әйләнеп кайтырга теләдем, ләкин әлегә кадәр үземдә көч таба алмадым. Шулай да үземне кулга алып, балаларга Яңа ел бәйрәме оештырырга булдым. Бу чараны үзем генә башкарып чыга алмас идем, дусларыма рәхмәт, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Эльвира Хамматова.


Хәйрия концертында татар эстрадасы җырчылары ИлГәрәй, Диләрә Илалтдинова, Нияз Сафиуллин катнашкан. Балаларны Кыш бабай белән Кар кызы котлап, бүләкләр тапшырган. «Авыру балаларның сөенүен күрү - зур шатлык. Ул сабыйларның берсе дә төшенкелеккә бирелми. Аллаһы Тәгалә һәркайсына сәламәтлек, озын гомер насыйп итсен иде», - диде Эльвира.

Мәкалә һәм фотолар Intertat.ru сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев