Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Өҗем укучылары табигый тыюлык турында сөйләште

Иске Өҗем мәктәбендә төрледән-төрле чаралар еш була. Ә менә "Кешеләр - саклагыз җиремне" дип аталган кичә турында сезгә дә сөйләп үтәсем килә. Дәресләрдән соң спортзалга җыелдык. Чараны алып баручылар сәхнә артында дулкынлануларын сиздермәскә тырышып, сөйлисе сүзләрен кабатлыйлар. Командалар составындагылар да дулкынлана. Чөнки бүген кунаклар да бар. Ашыт дәүләт табигый тыюлыгыннан...

Иске Өҗем мәктәбендә төрледән-төрле чаралар еш була. Ә менә "Кешеләр - саклагыз җиремне" дип аталган кичә турында сезгә дә сөйләп үтәсем килә. Дәресләрдән соң спортзалга җыелдык. Чараны алып баручылар сәхнә артында дулкынлануларын сиздермәскә тырышып, сөйлисе сүзләрен кабатлыйлар. Командалар составындагылар да дулкынлана. Чөнки бүген кунаклар да бар. Ашыт дәүләт табигый тыюлыгыннан килгән Рәшит Әхмәтҗанов һәм Аделина Сабирова бәйрәмебезнең кунаклары да, хөрмәтле жюри да. Экранда "Манзара" тапшыруының башлануын белдереп видеоязма куелды. Алып баручылар Фәннүр Хабибуллин һәм Инзилә Фазылҗановалар үзләрен чын дикторларча тоттылар. "Дуслык" һәм "Балкыш" командалары да үзләренең белемле икәнлекләрен күрсәттеләр. Һәр сорауга, биремгә тулы җаваплар алынды. Кичә барышында хайваннар турында кызыклы мәгълүматләр алдык, җырладык та, биедек тә. Ашыт тыюлыгыннан килгән инспектор Рәшит абый ярышта катнашкан укучыларга дипломнар тапшырды. Мәктәбебезгә плакатлар бүләк итте. Безгә шундый эчтәлекле бәйрәм бүләк итү өчен, оештыручылар Венера апа һәм директорыбыз Рәшит абый күп тырышканнар. Кичәбезгә нәтиҗә ясап шуны әйтәсе килә. Табигатьне саклау һәркемнең изге бурычы. Һәм без бу бурычны җиренә җиткереп үтәрбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев