Энҗе бөртеге – Мәрҗән авылы
Исеме генә түгел, табигате, яшеллеге, йортларының төзек, мәһабәт булулары белән дә бүтәннәреннән аерылып тора ул.
Мәрҗән авылы Әтнәдән Чыпчыкка таба юл өстендә беренче авыл булып урнашкан. Тау өстендә – зират, авыл үзе бераз эчтәрәк. Тауга менәсең – бер урам, икенчесе – шул тау итәгендә. Гомумән, урнашуы буенча башка авыллардан үзгәрәк аның урамнары.
Мәрҗән авылы тарихы 16 гасырларга ук барып тоташа. Авылның күпгасырлык тарихы бөек татар галиме Шиһабетдин Мәрҗәни исеме белән тыгыз бәйле. Бирегә беренчеләрдән булып килеп урнашучыларның берсе нәкъ менә аның бабасы Габделкотдус булган. Ул яшәгән ерак заманнарда биредә куе урманнар булып, авылда яшәүчеләр агач хәзерләү белән шөгыльләнгән. Мәгълүматлар буенча, 18-19 гасырда авылда 100 ләп ир-ат корабльләр төзү өчен агач җитештергән. Лашманчылар дип әнә шуларны атап йөрткәннәр.
Еллар узган саен авыл үскән, матурланган. Революция алдыннан биредә бер меңнән артык халык яшәгән. Авылда өч кибет (лавка) булып, аларда ярма, тоз, чәй, шикәр һәм башка төрле кирәк-ярак сатылган. Дүрт тегү мастерское булган. 1914 елдан авылда Беренче Бөтендөнья сугышы нәтиҗәсе буларак, кеше саны кимү күзәтелгән. Соңрак революция һәм гражданнар сугышы еллары да халык саны кимүгә зур йогынты ясаган.
Мәрҗән үзенең мәчете белән дан тоткан. Тик Елизавета Петровна патшалык иткән чорда ислам дине эзәрлекләнә. Күп кенә авылларда мәчетләр җимерелә. Алар арасында Мәрҗән авылыныкы да була. Шиһабетдин Мәрҗанинең бабасы Габделкәрим бине Габдерәүваб әл – Мәрҗани мәчетне яңадан салдырта.
«Ул җимерелүгә якынлашкан, – дип яза Мәрҗани. Мәшһүр сәүдәгәр һәм танылган бай Габделкәрим бине Әбүбәкер бине Габдулла бине Хәбибулла бине Ишбай бине аны төзәттерде. Ахырдан Казан аһлисеннән хаҗи Мифтахетдин бине Вәлишах бине Габделкәрим бине Ситә әл -Кушлавычи 293 (1876) елда иске нигездә яңадан эшләтеп һәм буятып куйды». Мәчетне беренче эшләтүче мулла Габделкәрим әл Мәрҗани 1791 елда вафат була. Бүгенге көндә Мәрҗән авылында барлыгы 40 хуҗалыкта 98 кеше яши. Биредә мәчет, клуб эшләп килә. Авыл халкының эшкә яраклы өлеше “Шахтер” күмәк хуҗалыгында хезмәт куя. Берничә кеше Казанга барып эшли. Авылда яшәүчеләр арасында дүрт студент, җиде мәктәп баласы бар. Алты сабый Комыргуҗа балалар бакчасына йөри.
Әйткәнемчә, авыл урамнары бик матур, киң – йортлар зур, барлык белән салынганнары күзгә бәреп тора. Димәк, биредә, тырыш, булган халык яши. Комыргуҗа авыл җирлеге башлыгы Фәнис Низамиев сүзләренә караганда, халыктан җыелган үзара салым акчасына быел чишмә, урамнар чистартылачак, зират коймасы яңартылып буялачак, аның эче чистартылыр дип көтелә. Узган ел исә шулай ук үзара салым акчасына чистарту эшләре башкарылган. Авыл уртасында урнашкан “Балалар мәйданчыгы” да өстәмә җиһазландырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев