Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Энҗе кабат беренче

Январь аенда мәктәпләребезгә ТР мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР ФА Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты тарафыннан оештырылган конкурс турында нигезләмә җибәрелде һәм өч ай дәвамында укучыларыбыз эзләнү эшләрен тапшырдылар. Беркемгә дә сер түгел, бу хезмәтләрне укучылар җитәкче укытучының ярдәме һәм ныклы күзәтүе астында башкаралар. Конкурска барлыгы 280 нән артык эш...

Январь аенда мәктәпләребезгә ТР мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР ФА Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты тарафыннан оештырылган конкурс турында нигезләмә җибәрелде һәм өч ай дәвамында укучыларыбыз эзләнү эшләрен тапшырдылар. Беркемгә дә сер түгел, бу хезмәтләрне укучылар җитәкче укытучының ярдәме һәм ныклы күзәтүе астында башкаралар. Конкурска барлыгы 280 нән артык эш килгән. Тарих институты галимнәре һәм министрлык белгечләре тарафыннан җиз иләктән үткәрелеп 71 эш икенче турга узган. Кызганыч, Казанга терәлеп торган байтарихлы районыбыздан нибары бер эш финалга катнашу бәхетенә иреште.

14 майда Казан шәһәренең Ф. Аитова исемендәге №12 татар кызлар гимназиясендә 6 номинациядә үз хезмәтләрен якладылар укучылар. "Туган төбәгемнең атаклы шәхесләре" номинациясендә унбер көндәшен җиңеп Күәм урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Садриева Энҗе Равил кызы (җитәкчесе Садриев Р.М.) беренче урынны яулады. Мәскәү, Пермь, Киров өлкәсе, Удмуртия, Мари иле, Чувашстан, Дагестан, Башкортстаннан да катнашучылар булганлыгын исәпкә алсак, "Туган як, татар халкы, Татарстан тарихы һәм мәдәнияте буенча VII төбәкара укучылар конкурсы"ның җиңүчесе исемен яулау бик үк җиңелләрдән булмады. Киләсе конкурслар өченшуны искәртәсе килә: жюри әгъзаләре укучыларның чыгышны яттан аңлап сөйләвенә, ахырдан бирелгән сорауларгы укучының дөрес һәм тулы итеп җавап бирә белүенә басым ясадылар.

Афәрин, Энҗе, киләчәктә дә зур уңышлар сиңа!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев