Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Энҗе Россиякүләм бәйге финалында катнашачак

Сөенечле хәбәр җиткерәсебез килә. Татарстан Язучылар берлеге белән Татнетны үстерү фондының уртак проекты булган "Әдәби җәүһәрләр" бәйгесе ныгыганнан ныгый бара. 28 февральдә Ибраһим Газига багышлап үткәрелгән онлайн викторинада йөздән артык әдәбият сөюче катнашты. Беренче урынны 3 минут 45 секундта 100% дөрес җавап биреп, Күәм урта мәктәбе укучысы Садриева Энҗе Равил...

Сөенечле хәбәр җиткерәсебез килә. Татарстан Язучылар берлеге белән Татнетны үстерү фондының уртак проекты булган "Әдәби җәүһәрләр" бәйгесе ныгыганнан ныгый бара. 28 февральдә Ибраһим Газига багышлап үткәрелгән онлайн викторинада йөздән артык әдәбият сөюче катнашты.

Беренче урынны 3 минут 45 секундта 100% дөрес җавап биреп, Күәм урта мәктәбе укучысы Садриева Энҗе Равил кызы яулады.

"Интернет челтәрендә эзләнеп, Энҗенең 2014 елда "Туган як, татар халкы, Татарстан тарихы һәм мәдәнияте буенча VII төбәкара укучылар конкурсы"ның җиңүчесе исемен яулаганын да ачыкладык. Димәк, бу - лаеклы җиңү! Һәм Энҗе бәйгедә җиңгән иң беренче мәктәп укучысы да! Финал өлешендә укытучылар белән беррәттән галимнәр һәм язучылар каршында Энҗе дә гран-при- бәйгенең абсолют җиңүчесе исеме өчен көрәшәчәк", - диде безгә BELEM.RU татар мәгарифе порталы җитәкчесе Раил Гатауллин.

Котлыйбыз һәм уңышлар телибез, Энҗе! Сөбханалла!

Тулырак: http://belem.ru/node/7217

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев