Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җенес бизенең ялкынсынуы

Агымдагы 2018 ел - медицина өлкәсендә ир-егетләрнең сәламәтлеген саклау елы дип игълан ителде. "Хатын-кызларыбыз гинекологка елга бер мәртәбә күренергә өйрәнеп киләләр, ирләргә дә, елга бер тапкыр булса да, урологка күренергә кирәклеген аңлатасы иде. Алайса соң чиккә җитмичә табибка күренмиләр...", дигән иде ел башланганда республикабызның сәламәтлек саклау министры Адель Юныс улы...

Агымдагы 2018 ел - медицина өлкәсендә ир-егетләрнең сәламәтлеген саклау елы дип игълан ителде. "Хатын-кызларыбыз гинекологка елга бер мәртәбә күренергә өйрәнеп киләләр, ирләргә дә, елга бер тапкыр булса да, урологка күренергә кирәклеген аңлатасы иде. Алайса соң чиккә җитмичә табибка күренмиләр...", дигән иде ел башланганда республикабызның сәламәтлек саклау министры Адель Юныс улы Вафин. Һәм менә шуны истә тотып, районыбыз үзәк больницасының табиб-хирургы Ринат Фәльван улы Закирҗанов белән ир-егетләребез арасында еш очрый торган җенес бизенең ялкынсынуы (шешү)- аденома авыруы хакында сөйләшәбез.

Җенес бизенең ялкынсынуы (шешү) - аденома ир-атлар арасында киң таралган чирләрнең берсе. Статистикага күз салсак, әлеге авыру 50 яшьтән узган һәр ике ир-атның берсендә күзәтелсә, 60 яшьтән соң 70 процентында табыла. Чир башта үзен сиздермәскә дә мөмкин. Шеш зурайган саен сидек каналын кысрыклый башлый һәм кече йомышны үтәү авырлаша. Гадәттә ир-атлар шуннан соң гына хастаханәгә табибка күренергә бара. Вакытында дәваламасаң, аденома ир җенес бизе рагына әйләнергә мөмкин. Бүген ир-атлар онкологиясе арасында әлеге диагнозлы авырулар дүртенче урында тора.

- Ринат Фәльванович, әлеге авыруны ничек белеп була, ачыклау өчен нинди тикшерүләр узарга кирәк?

- Әлеге авыртының билгеләре булып, төнлә еш сию, сигәндә авырту тою, сидекнең өзек-өзек бүленеп чыгуы яисә аны тота алмау, сидектә кан күренү тора. Әгәр менә шушы билгеләрнең берсе генә булса да бар икән, бу ир-атларда сагаю уятырга тиеш. Чөнки простата аденомасы вакытында да шундый ук билгеләр күзәтелә. Ә дөрес диагноз кую өчен кичекмәстән табибка - урологка, я хирургка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әлеге авыртуны ачыклауның иң нәтиҗәле ысулларының берсе - ПСА анализы. Әлеге анализ ярдәмендә пациентта яман шеш бармы-юкмы икәнлеген ачыкларга мөмкин, аннан соң дәвалау ысулларын билгеләргә була. Әгәр анализ аша авыруга диагноз куелып, чирнең 1 һәм 2 стадиясе икәнлеге мәгълүм булса, бу очракта 90 процент тирәсе очракта уңай нәтиҗәгә ирешеп, авыру сәламәтләнә ала. Инде больницаларга барып йөрмим, диючеләр булса, һичьюгы диспансерлаштыру узган вакытта, үзегезне чакырганда больницага килергә кирәк. Чөнки әлеге чара барышында ир-атлардан ПСА анализы алына

- Безнең районда җенес бизенең ялкынсынуы белән авырган кеше бармы?

- 2017 елгы диспансерлаштыру барышында ПСА анализы 497 кешедән алынган иде. Шуның 26 сы уңай нәтиҗә бирде, бу инде авырту бар дигән сүз. Шушы 26 авыруны кабат тикшертү нәтиҗәсендә өч ир-атта җенес бизе яман шеше барлыгы ачыкланды. Моннан ....

(дәвамын газетадан укырсыз)

Сүрия Мингатина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев