Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эш беткәч уйнарга ярый

1 нче май - Хезмәт бәйрәме.

Барча авыл халкы бу көнне түземсезлек белән көтеп ала. Шәһәрдән кунаклар агыла. Барлык өйләрдә дә эш гөрли. "Эш беткәч, уйнарга ярый", - ди татар халкы. Дөрестән дә, кояш баеп, көн азагына авышканда авыл халкы клубка агылды. Монда арып-талып эшләгәннән соң, кешеләрне җыр-биюле, уен-көлкеле тамаша көтте. Кем куйды дисезме әлеге тамашаны? Әлбәттә авыл халкы үзе. Сәхнәдәге иң яшь катнашучыга 6 яшь булса, иң өлкәненә - 60. Чараны оештыруга зур өлеш керткән клуб мөдире Гарипова Дания Мидехәт кызына, яшь катнашучыларны әзерләгән әти-әниләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез ди авыл халкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тамаша