Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Эшемне ярата ук башладым” (фотолар)

Авыл җирлеге "Эшемне ярата ук башладым" "Һәр авылның үз холкы, үз үзенчәлеге. Кешеләрнең генә түгел, авылларның да җаны була икән. Яктылык, җылылык тараталар алар, үзләренә тарталар. Шушы җирлектә эшләп, һәр авылын, аның кешеләрен үзеңнеке итеп карагач кына, аның борчу-мәшәкатьләре, шатлык-көенечләре, көндәлек мәшәкатьләре белән яши башлагач кына аңлый башлыйсың икән моны..."...

Авыл җирлеге

"Эшемне ярата ук башладым"

"Һәр авылның үз холкы, үз үзенчәлеге. Кешеләрнең генә түгел, авылларның да җаны була икән. Яктылык, җылылык тараталар алар, үзләренә тарталар. Шушы җирлектә эшләп, һәр авылын, аның кешеләрен үзеңнеке итеп карагач кына, аның борчу-мәшәкатьләре, шатлык-көенечләре, көндәлек мәшәкатьләре белән яши башлагач кына аңлый башлыйсың икән моны..." - дип сөйли Түбән Бәрәскә авыл җирлеге башлыгы Аида Фатыйхова.

Сүрия МИНГАТИНА

Хәтерлисездер узган елның 17 сентябрендә 657 хуҗалыгы, 1503 кешесе булган Түбән Бәрәскә авыл җирлегенә башлык итеп билгеләнгән иде аңа кадәр мәктәп директоры вазыйфасын башкарган Аида Вафа кызы. Бәрәскә мәктәбен гөлбакча итеп, республикага таныткан, грантлар яулаган директорны авыл җирлегенә куйгач күңел берара үрсәләнеп тә куйган иде. Ник? Урыны нәкъ менә мәктәптә иде бит. Мизгел эчендә узган бу уйлар йөрәкне телеп узсалар да, соңрак кызыксынуга әверелделәр. Бәрәскә югарылыгында эшли алырмы? Сынмасмы? Җитәкче булып эшләп, коллектив белән уртак тел таба белүе билгеле, тик авыл үзенчә сыный. Аның үз законнары, ара-тирә язылмаган законнар да хакимлек итә. Һәр авылның үз әхлагы, үз гадәт-кагыйдәләре, үз мәдәнияте, үз гореф-гадәтләре һәм йөз күзе, шуның кадәр үк сүзе... Яңа вазыйфаның читенлекләре сиздермәде түгел, сиздерде; югалып калган очраклары да булмады түгел, булды. Андый чакта таянырга янәшәсендә Илгиз Вилдан улы Хәйруллин кебек җитәкче булу, аның һәрдаим кайгыртуын тою көч өстәде аңа. Эшенә ияләнеп кенә калмады, үзенең кул астындагы өч авылның - Түбән Бәрәскә, Бәрәзә, Өшкәтәнең үз кешесенә әйләнде. "Үз урынында ул (!). Һәр авылны, һәр кешене кайгырта, сөйләшә белә. Күп вакыт авыл эчендә эшләнгән эшләрне белми дә калам, бөтен нечкәлекләрен өйрәнә дә эшләтеп тә куя. Куанып бетә алмыйм...", - дип бәяли аның эшен Ленин исемендәге хуҗалык рәисе Илгиз Вилдан улы.

" Анкета җыюдан башлана эш "

Ияләнелде инде, башта кот чыккан иде. Нигә барып тотынырга белмәдем, халыкның ни уйлаганын, ниләр борчыганын белер өчен өч авыл кешесеннән дә анкета алдым. Һәм шуларны өйрәнеп, эшлисе эшләрнең планын төзедем, кайсы ашыгыч, кайсын көтәргә була, киңәшләштек. Күңелемне үстереп рәхмәт әйтә белүчеләргә, ярдәмен тәкъдим итүчеләргә, һәр эшкә булышучыларга рәхмәтем бик зур...", - дип эшли башлаган чорларын исенә төшерә Аида. Менә шундый уртак тырышлык белән, өч авылның да үзәгенә үткән мәсьәләләр хәл ителә. Күбесе үзара салым акчасына эшләнә, җитмәгәненә хуҗалык кушыла, авыл җирлегенең үз акчасы да тотыла.Түбән Бәрәскәнең Совет, Татарстан урамы халкын суның сыйфаты борчый, торбалар искергән, су килү азайган. 840 метр торба яңартыла. "Череп беткән булган элек куелганнары, мондый суны күптән күргән юк иде",- дип рәхмәт укый урам кешеләре. 4 "пожарный гидрант" калкып чыга, аларын янгын сүндерүчеләрне чакырып сынып карыйлар, "Бик кирәкле эш башкарылды", дип бәялиләр. Заманча җылытылган су будкалары эшләнә. Югары Бәрәскә авылының зират коймасы яңартылып, штакетник белән тотыла. Авыл кешеләре дәррәү күтәрелеп ярдәм итә.

513 метр койма тотылып, яңа капка эшләнелә, зират йорты яңартыла. Ул арада авыл җирлеге башлыгы Балтачка чыгып китеп, аларның зиратларын карап кайта, Җәлил хәзрәтнең киңәшләрен тыңлый һәм зират капкасы өстенә, коймага язулар язып эленә. "Зиратка кергәч нәрсә эшләргә ярый, нәрсә ярамый", нинди догалар уку кирәк.

Фотога төшергәннән соң да озак вакыт укып, чистартылган, яңартылган зиратка сокланып карап тордым. Бәрәскәнең өч зираты бар. Авылны кергәндә берсе, чыкканда өченчесе озатып кала. Анысын "Каенлык" зираты дип йөртәләр. Чынлап та каеннар гына үсә икән. Бер башыннан икенче башы үтәли күренгән мәңгелек йортның зират йорты, күмү кирәк-яраклары да булмаган, һәрберсендә булсын дип анысын да яңа йортлы итеп, күмү кирәк-яраклары алып куялар.

"Аллага шөкер, бездә зиратлар караулы, Бәрәзә зираты да, Бәрәскәнеке дә каралып, яңартылган иде инде, тәртипләп бетерәсе генә бар. Быел референдум үткәреп җыелган үзара салым акчасыннан да һәрберсенә өлеш чыгардык", - дип сөйли җитәкче. Авыл урамы буйлап йөргәндә, "Безнең "Чишмәле" урамын яктырттылар быел, "энергосберегающий" дип сөйләшенгән лампочкалар куелды. Бик якты, безнең теләкне искә алып та эшләделәр, иртән фермага китүчеләргә күбрәк кирәк яктылык", - дип сөйләшә хатын-кызлар. "Кайбер баганадагыларын күчереп урнаштырырга да туры килде. Дәүләт программасы нигезендә эшләнде, километр ярымлык озынлыктагы линиянең 800 метрыннан калган өлешенә хуҗалык ярдәме белән линия сузылып, бер багана калдырып, икенчесенә куеп чыктык яктырткычларны",- ди Аида.

Башка урамнар да онытылмаган. Бер авыл каралып икенчесе онытылмый, бар эшләнгәне, бар эшләнәсе, ахыр чиктә барысында да буласы.

Бәрәзә авылын үзара салым акчасы белән юллы иткәннәр. Керәле-чыгалы чокыр-чакырлы урамнарга - 2 км 300 метрга җыйнала барысы - таш түшәлә.

Казаннан килгән оешма эшли, каралган акча җитмәгәндә хуҗалык кушыла. "Салым акчасы 1км 800 метр җиргә генә җитте, калганы хуҗалык бүләге. 600 диаметрлы 12 торба алынып, салып калдырылды. Каралган юллар әйбәт хәзер, әле 2 кмлап юлны рәтлисе бар. Анысын быелгы үзара салым акчасына эшләрбез дип торабыз", - ди авыл хуҗасы.

"Авылның иң үзәккә үткән проблемасы иде юл, Аллага шөкер", - диләр бәрәзәләр. Ярты авылда су проблемасы да бар икән. "Чишмәдән ташыйбыз суны" диючеләр үзләре үк: "Башта юлларны карыйбыз, аннан сулы итәбез дип әйтте Аида. Ризалаштык",- дип өстәп куялар. Чөнки эшләнәсен беләләр. Һәр авылда чисталык, юллар ачылган. Көздән чүпләрне җыеп полигонга илтеп түккәннәр, кышын капчыкка җыялар, язын тагын түгеләсе, һәркемгә аңлатылган. Юлларда- хуҗалык тракторлары...

"Акый" чишмэсен укучылар кардан чистартып торалар

Гаҗәпкә калдыра белә Өшкәтә

Юл өстендәге ике авылны барлагач, 61 хуҗалыклы Өшкәтәгә киттек.

Мәчет каршында обелиск ачылганда авыл җанлы кешеләренә сокланып кайткан идем, бу юлы да гаҗәпкә калдырды пенсионерлар яшәгән авыл. Иске клуб урынын чистартып каток ясап куйганнар.

Якты

Яктырткычы да бар. Караулы, көрәлгән. "Бәрәскәнең иске катогының коймаларын куйдык монда", - ди сөйли җирлек башлыгы. "Әбиләр, бабайлар уйныймы?", дип сорыйм гаҗәпләнеп. "Оныклар кайта бит, балалар кайта, рәхәтләнеп уйныйлар. Өлкәннәр җыйналып карап та торабыз әле, карларын да үзебез көрибез, үзебез карыйбыз, үзебезнең авыл...", - дип телсез калдыра Илдар абый Сәгъдиев.

Чыгышы белән шушы авылдан ул, укырга дип чыгып киткәннән соң чит җирләрнең байтак юллары аша узып, Себерләрне айкап, Яшел Үзәндә гомер кичерә. Туган авылын ташламый, нинди ташлау аннан бер генә минутка да күңеле белән китеп тормый. "Чит җиргә китеп караганың бармы синең, Татарстаннан читкә?"- дип сорый. "Үзең читтә чакта да күңел туган якта яши. Сагыну, җирсү туган җирдән читкә киткәч башлана. Пенсиягә чыккач Яшел Үзәндә дә каласыбыз килмәде, туган якка кайтып төпләндек, йорт салдык", - дип сөенә үзе. "Мона кадәр йорты гына бар иде, безнең бәхеткә, авыл бәхетенә Өшкәтәгә пропискага да керделәр", - дип ачыклык кертә аннан ким куанмаган Аида Вафа кызы.Чөнки, авылның җаны, торгызучыларның берсе ул. "Үзара салымны без 2010 елда ук башладык, авыл урамына керә торган түгел, машиналы һәр кешедән икешәр мең акча җыйнап таш салдык. Җитмәгәненә тагын җыйдык, ул чакта дәүләт ярдәме юк иде. Безнең бәхеткә хуҗалык бар, Илгиз һәр башлангычыбызны күтәреп алды. Без күбәү, мин башлаучысы гына. "Гоппи" чишмәсен торгыздылар быел. Расих Мәгъсүмов сварка белән үзе эшләп чыкты, кулыннан килә. Авыл җирлеге материал белән булышты. Мәчетебез бар..." - дип авылы, кешеләре турында зур хөрмәт белән сөйли.

Исем китеп тыңлыйм. Үзе якты, уе якты, җылы бөркелә. Үзе генә түгел хатыны Рәмзия апа да, Рәмзия апаның энесе Рүзәл абый да шундыйлар. Менә шундый кешеләр күтәрә авылны. "Олы җанлы кешеләр. Аз гына булышсак та рәхмәт укыйлар, ә мин аларга рәхмәт әйтәм. Илдар абый кайтып йорт салгач, Өшкәтәнең киләчәге зур әле", дип бәяләде авыл. Мин алар белән килешәм..." дип соклануын яшерми Илгиз Вилдан улы. "Урамн буйлап торба ташучы да ул. Гадилеге... - Аида сөйләгәндә исем китеп алар яшәгән өйгә карап торам.

Аңларга тырышам: йортлары да елмайган кебек аларның, үзенә тарта. (Тагын бер искитмәле эшен соңрак язармын) Кеше кем генә булмасын, нинди югары урында эшләмәсен, туган туфрагыннан олы була алмый күрәсең. Егәр кендек каны тамган җирдәдер.

1769 елгы таш мәчете балкып утырган (дәүләт программасына кертәсе иде бит дип уйланалар), яңа биналы ике урта мәктәбе, өч медпункты, өч мәчете, ике балалар бакчасы, бер дигән уңганнары яшәгән Бәрәскә җирлеге гел сокландыра. Аңлашалар, берсен- берсе күтәрә, кирәк чакта таяныч-терәк була беләләр, белмәгәнне әллә кайларга барып өйрәнеп үзләрендә куланылышка кертәләр. Динне торгызалар, лаеклы алмаш әзерләү, аларга яшәргә уңайлыклар тудыру турында да онытмыйлар, җирлеккә чит-ятны кертмәс өчен мең сәбәп табалар. Тэзудэн туктамыйлар. "Эшлисе эшләр дә бик күп әле", дип, булганына сөенә беләләр. Сере нидә? Ата-баба каны тамган шушы җиргә лаек булып яшәп, аны тагын да уңдырышлырак итеп киләчәк буынга тапшыру теләгендәдер... Шулайдыр.

1769 елгы таш мәчет

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев