Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эшкә батыр, туры сүзлеләр

Әтнә ягы туган җиренә ихлас мәхәббәт белән сугарылган, хезмәт сөюче, һәр эшне тиешенчә башкаручы затларга бай. Газетада алар белән әледән-әле таныштырып барабыз. - Бездә дә бар андыйлар. Ары авылында яшәүче Фәйзрахмановлар гаиләсе - күпләр өчен үрнәк, - диделәр Күлле Киме авыл җирлегендә. Бу гаилә белән якыннанрак танышырга булдык. Ерактан ук...

Әтнә ягы туган җиренә ихлас мәхәббәт белән сугарылган, хезмәт сөюче, һәр эшне тиешенчә башкаручы затларга бай. Газетада алар белән әледән-әле таныштырып барабыз.

- Бездә дә бар андыйлар. Ары авылында яшәүче Фәйзрахмановлар гаиләсе - күпләр өчен үрнәк, - диделәр Күлле Киме авыл җирлегендә.

Бу гаилә белән якыннанрак танышырга булдык. Ерактан ук таза йорт-җир, капка алдына тезелгән машина, тракторлар каршы алды. Әллә каян күренеп тора - бу йортта тырыш һәм үз хезмәтенең уңай нәтиҗәсен күрергә яратучы гаилә көн итә.

Гаилә башлыгы Рәфыйк Фәйзрахманов исемен күпләр ишетеп беләләрдер. Заманында "Күлле Киме" күмәк хуҗалыгының Ары бригадасын җитәкләде ул. Аннан да бигрәк Рәфыйк оста көрәшче буларак дан алды. Район Сабантуйларында ул сөлге тотып чыкмаган мәйданнар сирәктер. Хәзер аны кече улы алыштырды - Рәнис Фәйзрахманов та бик оста көрәшә. Бүгенге көндә Арчада, газчылар әзерли торган техникумда укый ул. Ул гына да түгел, Рәфыйкның олы улы Рәдис тә шунда ук белем ала. Рәдис Фәйзрахманов исеме дә район халкына яхшы таныш. Җырчы егет "Созвездие-Йолдызлык" фестивалендә ел саен уңышлы чыгыш ясый, үзенчәлекле тавышы, сәхнәдә үз-үзен тотышы белән сокландыра. Быел да Балтачта узачак зона бәйгесенә барырга җыена. Фәйзрахмановларның "нәни принцессалары" - төпчек кызлары әле балалар бакчасына йөри.

Рәниснең спорт белән җенләнүе - татарча көрәш остасы булып үсүендә, бәхәссез, әтисе Рәфыйкның роле зур. Ә менә җырчы егет кемгә тартым соң? Бу хакта Рәфыйкның җәмәгате Гүзәлиядән сораштык.

- Үзебез бик моңлы булмасак та, икебезнең дә әти-әниләр бик моңлы-җырлы кешеләр. Мөгаен улыбыз Рәдис шуларга охшагандыр, - ди әниләре.

Гүзәлия үзе дә гаҗәпләндерде - беренче чиратта Казан кызы булуы белән. Соравыбыз да шуның белән бәйле иде.

- Ничек шәһәр кызы авылга кайтырга булды соң? - Ә ул җавабы белән тагын бер гаҗәпләндерде:

- Әби-бабайларым биредә яшәде, кунакка еш кайтып йөрдем. Шулай итеп Арының искитәрлек гүзәл табигатенә - хәтфә үлән җәелгән болыннарына, авыл белән янәшә үк урнашкан урманнарына, гаҗәеп шифалы чишмә суларына һәм зәңгәр күлләренә гашыйк булдым да куйдым. Шунда гаять күркәм, ыспай, сүзгә дә, эшкә дә оста егет белән таныштым, - дип елмаеп җәмәгатенә ымлады. Без дә елмаеп: "Сезгә язучы булырга кирәк булган икән"нән башканы әйтә алмадык.

Гаилә башлыгына әйләнеп кайтыйк. Олы Әтнә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап, механик белгечлеге ала ул. Күмәк хуҗалыкта трактор рулен бора, шул ук вакытта комбайнда эшли. Тырыш егеткә Ары бригадасын җитәкләүне ышанып тапшыралар. Шулай итеп барысы 18 ел дәвамында күмәк хуҗалыкта эшли ул. Аннан үз эшен ачарга уйлый - фермер булып китә. Ә бүгенге көндә тирә-як авыллардагы шәхси хуҗалыклардан сөт җыя.

- Үзебезнең район авылларында гына йөреп калмыйм, күрше Мари иленә дә чыккалыйм, - ди.

Рәфыйкның киң күңелле булуын авылда узган һәр чарада диярлек химаяче булуы дәлилли. Бу хакта, минем карашка районда иң яхшы эшләүче мәдәният йорты җитәкчесеннән сорарга кирәк. Без килгәндә дә мәдәният йорты җитәкчесе Раилә Кадимова аларда иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев