Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эшкә вакытлыча яраксызлык кәгазе 2018 елның 1 апреленнән электрон рәвештә бирелә башлый

Бүген республиканың 30 клиника һәм хастаханәсе хезмәткә вакытлыча яраксызлык турындагы белешмәне электрон рәвештә бирә. (Казан, 12 февраль, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Теге яки бу авыру белән чирләп, хезмәттән вакытлыча азат ителгән затларга 2018 елның 1 апреленнән "больничный" белешмәсе электрон рәвештә бирелә башлый. Бу хакта "Татар-информ"га ТР буенча социаль иминиятләштерү фондының хезмәткә...

Бүген республиканың 30 клиника һәм хастаханәсе хезмәткә вакытлыча яраксызлык турындагы белешмәне электрон рәвештә бирә.

(Казан, 12 февраль, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Теге яки бу авыру белән чирләп, хезмәттән вакытлыча азат ителгән затларга 2018 елның 1 апреленнән "больничный" белешмәсе электрон рәвештә бирелә башлый. Бу хакта "Татар-информ"га ТР буенча социаль иминиятләштерү фондының хезмәткә вакытлыча яраксызлык, йөклелек һәм бала табу очракларын иминиятләштерү бүлеге башлыгы Аида Волкова әйтте.

2017 елның 1 июленнән Россиядә "больничный"ны электрон формада бирә башладылар. Әлеге яңалык медицина учреждениеләре хезмәткәрләре һәм эш бирүчеләрнең бухгалтерия эшчәнлеген тизләтә. Бу - пациентлар өчен дә уңайлы: табибны көтеп чират торасы, имзалар җыясы юк.
Бүген республиканың 30 клиника һәм хастаханәсе эшкә вакытлыча яраксызлык турындагы белешмәне электрон рәвештә бирә. Нигездә, болар - шәхси медицина оешмалары. Дәүләт медицина учреждениеләре яңа форма белән эшләүгә 1 апрельдән керешәчәк.

Казанның бер шәхси клиникасында бүген пациент хезмәткә вакытлыча яраксызлык документын электрон рәвештә алды. Бу вакыйганы "Татар-информ" хәбәрчесе дә күреп кайтты.

"Электрон белешмә алырга икенче тапкыр килүем. Мин аның өстенлекләрен күреп алдым, бозармын дип тә, югалтырмын дип тә куркасы юк. Бер вакыт кәгазь "больничный" алганда мәгълүматны дөрес язмаганнар иде. Икенче тапкыр хастаханәгә килеп, барлык табибларны күрергә, имзалар җыярга туры килде. Хәзер хата киткән очракта да, мин клиникага шалтыратып, дөресләүләрен сорый алам. Шикләнүләрем дә булмады, чөнки без технологияләр көннән-көн алга киткән заманда яшибез, - диде Нина Галиева.

Хезмәткә вакытлыча яраксызлык турындагы белешмәне тутыру табиблар өчен дә уңайлы.
"1 июльдән үзебезнең пациентларга "больничный"ны кәгазь вариантта гына түгел, электрон рәвештә бирә алуыбызга шатмын. Бу - хаталар ясау ихтималлыгы кими дигән сүз. Чөнки табиб һәм шәфкать туташлары шундый ук кешеләр, хаталанырга мөмкин. Ә электрон формада аны тиз генә төзәтеп куярга була. Гадәттә, пациентның исем-фамилиясе һәм эш бирүче оешма атамасында хаталар китә, - диде табиб Анна Бобровская.

Яңа төр белешмәне әле Яңа ел алдыннан гына 1800 кеше алган булса, бер ай эчендә әлеге сан күпкә арткан. ТР буенча социаль иминиятләштерү фондының хезмәткә вакытлыча яраксызлык, йөклелек һәм бала табу очракларын иминиятләштерү бүлеге башлыгы Аида Волкова сүзләренчә, хәзер пациентлар һәм иминиятләштерелгән затлар "больничный" кәгазен электрон рәвештә алуга ризалыкны ешрак бирә. Аның сүзләренчә, кәгазь белешмәне тиешле ручка белән тутырмау да аны яраксызлыкка чыгара.

"Бүген Татарстанда көненә 100 белешмә электрон рәвештә бирелә. Бүгенге көнгә 3500дән артыграк хезмәткә вакытлыча яраксызлык кәгазе электрон формада тутырылган. Нигездә, шактый эш бирүчеләр әлегә электрон "больничный"ның өстенлекләрен белми. Хисапчыларның электрон белешмә белән эшләүгә каршы булып килгәннәре дә, әкренләп аны үзләштерә башлады. Бу аларга да өстенлекле: мәгълүматны эшкәртүдә тизлек, кәгазь "больничный"дагы мәгълүматны үзләренең системасына кабат күчереп язарга кирәкми. Болар барысы да электрон рәвештә социаль иминиятләштеү фондыннан килә, - диде Аида Волкова.

Бүлек башлыгы сүзләренчә, 2018 ел эчендә республиканың барлык поликлиника-хастаханәләре әлеге режимга күчеп бетәргә тиеш. Шуннан соң гражданнарның күп өлеше электрон "больничный" алу хокукына ия булачак.

Яңа төр "больничный"ның эш схемасы түбәндәгечә:
Табиб хезмәткәргә хезмәткә вакытлыча яраксызлыгы турындагы белешмә тутырылу турында талон бирә. Ул аны эш бирүчегә тәкъдим итә һәм гариза язып, шунда электрон "больничный"ның номерын күрсәтә. Шуннан соң хисапчы аны социаль иминиятләштерү фонды системасыннан кереп ала. Хисапчы бу эштә үзе күнеккән система белән дә, шулай ук социаль иминиятләштерү фонды тәкъдим иткән системадан да бушлай куллана ала.

Бүген Татарстанда уртача 1 млн 100 данә "больничный" кәгазь формада бирелә. Электрон белешмә белән эшләү турында 150 шәхси медицина оешмасы һәм 7200 иминиятләштерүче белән килешү төзелгән.

"Больничный"ның яңа төре республика дәвалау учреждениеләренә әкренләп кертелә. Шулай булуга карамастан, пациентлар яңалыкка ияләшкәнче, элеккечә, кәгазь белешмәләр бирү гамәлдән чыгарылмый. Законга бәйле рәвештә, пациент нинди белешмә кирәген үзе сайлый ала.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/02/12/157858/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев