Эшкә яраксыз булуын билгеләү
Суд залыннан
Әгәр гражданин психик чирдән җәфа чигә, үз гамәлләренең әһәмиятен аңламый һәм алар белән җитәкчелек итә алмый икән, ул эшкә яраксыз дип таныла. Гражданны бары тик суд тәртибендә генә эшкә яраксыз дип танырга була. Эшкә сәләтсез дип танылган гражданинга опека билгеләнә.
Гражданинны эшкә яраксыз дип таныган психиатрия яки психоневрология учреждениесенә гражданинны эшкә яраксыз дип тану турында гариза белән аның гаилә әгъзалары; аның белән бергә яшәүләренә бәйсез рәвештә якыннары (әти-әниләре, балалары, абыйлары, апалары); опека һәм попечительлек органнары; психик авырулардан интегүчеләр өчен билгеләнгән стационар социаль хезмәт күрсәтү оешмасы; психиатрия ярдәме күрсәтүче медицина оешмасы гына мөрәҗәгать итә ала.
Суд тикшерүенә эшне әзерләү тәртибендә судья, гражданинның психик тайпылышы турында җитәрлек мәгълүматлар булганда, гражданинның психик халәтен билгеләү өчен, суд-психиатрия экспертизасы билгели.
Суд-психиатрия экспертизасын медицина оешмасында (психиатрия диспансерында) эксперт үткәрә. Суд эшне аерым производство тәртибендә мөрәҗәгать итүче, опека һәм попечительлек органнары вәкилләре, прокурор катнашында карый, аңа үз бәяләмәсен бирә, шулай ук суд утырышында булуы аның тормышы яки тирә-юньдәгеләрнең сәламәтлеге өчен куркыныч тудырмаганда, эшкә сәләтсез дип тану турында гариза бирелгән гражданинның үзенә дә мөстәкыйль рәвештә яки үз вәкиле аша үз позициясен бәян итү мөмкинлеге булдыра. Шулай ук эш гражданның урнашу урыны буенча, шул исәптән гражданның үзе катнашында психиатрия яки психоневрология учреждениесе бинасында каралырга мөмкин.
Гражданинның психик тайпылышы нәтиҗәсендә ул үз гамәлләренең әһәмиятен аңламау яки алар белән җитәкчелек итә алмау турында нәтиҗә ясап, суд әлеге гражданны эшкә яраксыз дип тану турында карар чыгара. Опекун үз тәрбиясендәге авыру исеменнән барлык юридик әһәмияткә ия гамәлләр кыла: опекага тиешле акчалар ала (картлык, инвалидлык буенча пенсияләр һ. б.), милек белән алыш-биреш ясый, аның өчен языла һ. б.
Эшкә сәләтсез дип танылган граждан шәхсән яисә үзе сайлап алган вәкилләр аша суд карарына апелляция тәртибендә шикаять бирергә, яңа ачылган яисә яңа шартларга бәйле рәвештә аны яңадан карау турында гариза бирергә, шулай ук, әгәр беренче инстанция суды бу гражданга үз позициясен шәхсән үзе яки үзе сайлап алган вәкилләр аша бәян итү мөмкинлеге бирмәсә, кассация һәм күзәтчелек тәртибендә шикаять бирергә хокуклы.
Әтнә район суды матбугат үзәге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев