Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эшкуарлар өчен ташламалар

Дәүләт Думасы депутаты Василий Власов тәкъдиме белән 30 яшькә кадәрге эшкуарлар салым салуның гадиләштерелгән системасыннан биш ел дәвамында файдалана алачак.

Россиядә яшь эшкуарлар өчен салым ташламалары кертергә тәкъдим иттеләр. Әлеге инициативаның авторы – Дәүләт Думасы депутаты Василий Власов. Бу хакта RT телеканалы хәбәр итә.

Парламентарий тәкъдиме буенча керемгә 1 процент күләмендәге салым эшкуарларга ким дигәндә биш эш урыны булдырган очракта тәкъдим ителергә мөмкин. Ташлама биш елга бирелер дип фаразлана.

Власов сүзләренчә, әлеге тәкъдимнең максаты – яшьләрдә үз эшләрен булдыруга карата кызыксыну уяту. Чөнки халыкның нәкъ менә әлеге категориясе яңа идеяләр тәкъдим итәргә сәләтле.

Чыганак:https://tatar-inform.tatar/news/business/01-10-2020/rossiyad-yash-eshkuarlar-chen-tashlamalar-kerterg-m-mkinn-r-5775587

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев