ЭШЛӘГӘННЕҢ ӘҖЕРЕН КҮРӘЛӘР
Тату матур гаилә - элек-электән җәмгыятьнең нигезен тәшкил иткән. Татар халкында бигрәк тә. Тикмәгә генә ир - баш, хатын - муен, дип әйтмиләр. Бер-береңә иптәш булып, авыр чакларында җилкәсенә баш терәрдәй кеше булу бик зур бәхет ул. Яшьрәк чакта алай да үтә, тормыш матавыклары белән гомер узганын сизми дә каласың....
Тату матур гаилә - элек-электән җәмгыятьнең нигезен тәшкил иткән. Татар халкында бигрәк тә.
Тикмәгә генә ир - баш, хатын - муен, дип әйтмиләр. Бер-береңә иптәш булып, авыр чакларында җилкәсенә баш терәрдәй кеше булу бик зур бәхет ул. Яшьрәк чакта алай да үтә, тормыш матавыклары белән гомер узганын сизми дә каласың. Ә олыгайгач, кара-каршы утырып чәй эчәр кешең дә булмау бик авырдыр.
Олы Өшкәтә авылында яшәүче Гыйниятуллиннар гаиләсе ярты гасырдан артык бергә гомер кичерүчеләрдән. 1960 елның декабрь аенда никахлашып яши башлаганнар алар. Һәм шул көннән алып бүгенгәчә бер-берсенә карата хөрмәт хисен югалтмыйча саклый алганнар.
Иске Шимбер кызы Фирдания мәктәпне тәмамлаганнан соң, туган колхозында, үлчәүдә эшли. Аннан аз гына өлкәнрәк булган Равил абый исә бирегә көтү көтәргә килә. Бер күрүдә ошата ул бу уңган кызны. Вакыты җитмәгән буламы, Фирдания генә кияүгә чыгу турында уйламый әле. Егет өйләренә үк килеп йөри башлый. "Урлыйм микән әллә", - дип тә уйлый. Шул вакытта тормыш тәҗрибәсенә бай булган әни кеше кызына акыллы киңәшен бирмәгән булса, бүген бу икәүнең язмышы нинди булыр иде икән. "Кызым, - ди ул. Сайланасы сайланып беткән. Егет бик акыллы күренә, мин ошаттым. Тәвәккәллә, үкенмәссең". Авыр сугыш елларында дөньяга китереп, ялгызы тәрбияләп үстергән бердәнбер баласын яныннан җибәрүләре бик рәхәт булмагандыр ана кешегә. Әбисенең сүзләрен кияү дә аяк астына салмый.
- Гомерем буе бер авыр эш эшләтмәде, - ди Фирдания апа. Килен булып төшүгә, зирәк кайнанасы да кисәтеп куя: "Берүк лапаска чыкма, ул - ирләр эше", - ди. Авыл җирендә эш болай да бик күп. Кайнанасы , аның әнисе дә алар белән яши. Бергәләп өч бала - ике кыз, бер ул тәрбияләп үстерәләр. Кызганычка каршы, бала хәсрәтләрен күрергә дә туры килә аларга. 1996 елда кызлары белән бергә туачак оныкларын да югалталар. Бөтен юанычны хезмәтләреннән табалар. Фирдания апа Өшкәтәгә килгәннән бирле сарыклар карый. Хезмәт стажы 46 ел. Пенсиягә чыкканнан соң да ун ел эшли ул. Равил абый исә 12 яшеннән көтү көтә. Аның хезмәт стажы 50 ел. Эшләгәннәренең әҗерен әле дә күреп торалар. "Илгизебез (хуҗалык җитәкчесе) безне бер дә онытмый, ярдәм итеп тора", - дип рәхмәтләр укый Фирдания апа. Бер рәхмәт мең бәладән коткара, диләр. Күмәк хуҗалыкта хезмәт куеп лаеклы ялга чыгучыларның барлыкларын гына түгел, исемнәрен дә белмәгән җитәкчеләр дә бар бит әле. Гыйниятуллиннарга килгәндә, ир ягыннан да, хатын ягыннан да өлкәннәргә игътибарлы булып, картайган көннәрендә багып, тәрбияләп соңгы юлга озаталар. Күзләре күрми башлаган кайнана янына Фирдания апаның аяклары авыру булган үз әнисе дә сыя. Ә ул һаман ирен мактый: "Әниемә беркайчан авыр сүз әйтмәде, үзенекедәй якын күрде", - ди. Менә шундый киң күңелле булу, кешелеклелек, авырлыклар алдында каушап калмыйча, аңлашып гомер итү бер-береңә булган хөрмәтнең бер өлешедер инде ул.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
8 март 2021 - 18:00“Атнинский оконный завод” “Атнинский оконный завод” районыбызның барлык гүзәл затларын язның иң беренче һәм иң матур бәйрәме – 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлый.4400
-
8 март 2021 - 17:00Район мәгариф бүлеге һәм профсоюз оешмасы котлый Ихтирам белән район мәгариф бүлеге һәм профсоюз оешмасы3700
-
8 март 2021 - 16:00Ирек Мөхәммәтшин котлый Ирек Мөхәммәтшин, Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе6300
-
8 март 2021 - 15:00Габдулла Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумы ир-егетләре котлый Ихтирам белән Габдулла Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумы ир-егетләре4100
-
8 март 2021 - 14:00Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе котлый Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе4100
-
8 март 2021 - 13:00Руслан Фәйзрахманов котлый Руслан Фәйзрахманов, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе6600
-
8 март 2021 - 12:00Айнур Ямалмев хатын-кызларны котлады ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев хатын-кызларны, 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады.3300
-
8 март 2021 - 11:00Ленур Зәйнуллин котлый Ленур Зәйнуллин, Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры директоры5900
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:15Василова Алия, 1 сыйныф
-
5 март 2021 - 17:00Татарстан фермерлары һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре үз терлекләрен 50% дәүләт ярдәме белән иминлештерә алалар Иминләштерү аграр өлкәдә хәвеф-хәтәрләр аркасында тотрыклы калуның нәтиҗәле алымнарыннан берсе булып тора, ул товар җитештерүчеләргә авыл хуҗалыгы продукциясен югалтуга бәйле чыгымнарны компенсацияләү, үз-үзеңне ихтимал булган банкротлыктан саклау, эшчәнлекнең финанс нәтиҗәләренең тотрыклылыгын тәэмин итү мөмкинлеген бирә.6200
-
3 март 2021 - 15:55Обеспечение пожарной безопасности на объектах АПК на особом контроле Минсельхозпрода РТ В Министерстве сельского хозяйства и продовольствия РТ состоялось совещание по вопросам обеспечения пожарной безопасности на объектах агропромышленного комплекса РТ в ходе проведения сезонных полевых работ 2021 года.4300
-
8 март 2021 - 08:00Бәйрәмегез котлы булсын, хатын-кызлар!Табигатьнең язгы үзгәреш кичергән бер мәлендә гүзәл затларыбызның иң күркәм бәйрәмен – 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтәбез. Язгы кояш нурына күмелгән әлеге бәйрәмдә мәхәббәт, матурлык, ана назы, ягымлылык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, сабырлык, хатын-кызга ихтирам кебек мәңгелек кыйммәтләр чагылыш таба.7001
-
5 март 2021 - 12:00Өчесе дә авыл җанлылар Язның тәүге бәйрәме ишек кага – ничек шатланмыйсың да, ничек куанмыйсың инде.26701
-
5 март 2021 - 09:30Олы Мәңгәр авылында Илдар Сафиуллин призына чаңгы ярышы уза Бүген Олы Мәңгәр авылында Ильдар Сафиуллин истәлегенә чаңгы ярышы башланып китте.22700
-
5 март 2021 - 10:20Күрше районда яшәүче хатын нәни улын үтергән һәм үз-үзенә кул салган Ишегалдындагы мәетләрне гаилә башлыгы табып алган.21500
-
5 март 2021 - 14:00Матурлыкка гашыйк – үзе гүзәл Кечкенә вакытта беренче тапкыр уенчыклар кибетенә кергәнегезне хәтерлисезме?19500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика