Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эшмәкәр булсаң – законга буйсын

Әтнә районының шәхси эшмәкәрләре мөрәҗәгате буенча Әтнә районы, Олы Әтнә авылы, Карл Маркс урамында азык-төлек продуктлары сатуны оештыр­ган шәхси эшмәкәрләр эшчәнлегендә санитар-эпидемиологик таләпләр үтәлеше тикшерелде. Тикшерү барышында дөрестән дә, азык-төлек продукциясен сату һәм аның әйләнешенә кагылышлы таләпләр үтәлешендә җитди закон бозу очраклары ачыкланды. "Азык- төлек продуктларын сату һәм аларның әйләнеше...

Әтнә районының шәхси эшмәкәрләре мөрәҗәгате буенча Әтнә районы, Олы Әтнә авылы, Карл Маркс урамында азык-төлек продуктлары сатуны оештыр­ган шәхси эшмәкәрләр эшчәнлегендә санитар-эпидемиологик таләпләр үтәлеше тикшерелде.

Тикшерү барышында дөрестән дә, азык-төлек продукциясен сату һәм аның әйләнешенә кагылышлы таләпләр үтәлешендә җитди закон бозу очраклары ачыкланды.
"Азык- төлек продуктларын сату һәм аларның әйләнеше эшчәнлегенә карата санитар-эпидимиологик таләпләр" санитар-эпидемиологик кагыйдәләрен бозу буларак, азык-төлек продуктларын сатучы шәхси эшмәкәр Халиуллинда сатылучы продукция­нең килеп чыгышын, сыйфатын, куркынычсызлыгын дәллиләүче документлар булмавы ачыкланды. Сатучы махсус кием һәм баш киеменнән түгел, оешманың адресы, билгесе, сатып алучының исем-фамилиясе язылып күкрәккә куела торган бейджигы юк. Моннан тыш, "Кулланучылар хокукларын яклау турындагы" закон таләпләрен бозу буларак, шәхси эшмәкәр тарафыннан җитештерүче оешма турында мәгълүматлар кулланучылар игътибарына тәкъдим ителмәгән, адресы билгесез, товар турында тиешле мәгълүмат күрсәтелмәгән. Шундый ук закон бозулар шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче Минхае­ров Л.И һәм Сәләхова Р.К. эшчәнлегендә дә күзәтелгән.
Ачыкланган закон бозулар белән бәйле рәвештә район прокуратурасы тарафыннан закон бозуга юл куйган эшмәкәрләргә карата административ эшләр кузгатылды. Әлеге эшләр Татарстан буенча кулланучылар хокукларын яклау өлкәсен күзәтүче Федераль хезмәт идарәсенең Арча, Биектау районнарындагы территориаль бүлекләренә җибәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев