Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Эшмәкәрләр министр белән очрашты

Сөткә бәя билгелү өлкәсендәге башбаштаклык, мал чалу урыннарына ихтыяҗ һәм авылларга ветеринарлар җитмәү... Татарстан фермерларын нәкъ менә әлеге мәсьәләләр аеруча борчуга сала икән. Бүген "Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү" дип аталган проект кысаларында республика фермерлары Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән очрашты. Аларның министрга сораулары шактый күп...

Сөткә бәя билгелү өлкәсендәге башбаштаклык, мал чалу урыннарына ихтыяҗ һәм авылларга ветеринарлар җитмәү... Татарстан фермерларын нәкъ менә әлеге мәсьәләләр аеруча борчуга сала икән.


Бүген "Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү" дип аталган проект кысаларында республика фермерлары Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән очрашты. Аларның министрга сораулары шактый күп җыелган иде. Араларыннан аеруча актуальләрен укучыларыбыз игътибарына да җиткерәбез.

Районнарда мал чалу урыннары җитми

Соңгы вакытта республика фермерлары арасында мал чалу урыннары җитмәү мәсьәләсе аеруча актуальләшкән. Билгеле булганча, сәүдә челтәрләренә таратылачак ит продукциясенә билгеле бер таләпләр куела: алар бары тик махсус урыннарда гына чалынырга тиеш. Кызганыч, мондый урыннары булмаган районнар һаман да шактый әле. Чирмешән, Питрәч, Нурлат районнары әнә шундыйлардан. Хәзерге вакытта биредәге эшкуарларга мал чалу өчен 180-220 километр ераклыктагы районнарга барып, бу эшне шунда башкарырга туры килә.

- Без Питрәч районының Карповка авылында дуңгыз үрчетү белән шөгыльләнәбез. "Казан" агросәнәгать паркында махсус ноктабыз да бар. Кызганыч, малны чалу өчен безгә 180 километр ераклыкта урнашкан Яшел Үзәнгә барырга туры килә. Икенче шундый ук цех Кукмара районында бар. Ул шулай ук ерак, - дип үз проблемасы белән уртаклашты Ольга Васянина.

Марат Әхмәтов бу мәсьәләнең республика өчен шактый актуаль булуын ассызыклады.

- Безнең төп максат - тиешле таләпләргә җавап бирә торган мал чалу урыннарын һәр районда булдыру. Әлбәттә, фермерларны 150-180 километр ераклыктагы мал чалу урыннарына йөрергә мәҗбүр итү дөрес түгел. Бу проблеманы, һичшиксез, хәл итү кирәк, - дип белдерде министр.

Сөт бәясе һәркем өчен бертөрле булсын...

Сөтчелек тармагы белән бәйле сораулар аеруча күп иде. Әлеге өлкәне фермерлар өчен бик проблемалы тармак дип әйтергә мөмкиндер.

- Хәзерге вакытта бездә 30 баш сыер бар. Бу санны елдан-ел арттыра барабыз. Сөтне исә бездән 16 сумга сатып алалар. Бу - бик арзан. Кагыйдә буларак, әлеге эш белән алыпсатарлар шөгыльләнә. Әле алар берәү генә дә түгел бит, ә ике-өч. Шуңа бәйле рәвештә миндә сорау туа - без сөтне алыпсатарлардан башка гына үзебез тапшыра алабызмы икән, - дип министрга мөрәҗәгать итте Чүпрәле районындагы крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Алексей Амосов.

Марат Әхмәтов әлеге мәсьәләне игътибарга алырга вәгъдә итте. Аның фикеренчә, 250-300 литр сөтне заводның үзенә илтеп тапшыру күпкә чыгымлырак булачак. Бу эшчәнлек керемле булсын өчен районда ким дигәндә төрле кооперативлар, берләшмәләр оештыру сорала, дип җавап бирде министр.

Марат Әхмәтов үзе дә бер мәсьәләне күтәреп чыкты. Бактың исә, кайсыбер сөт эшкәртү комбинатлары, хуҗалыклар тарафыннан китерелә торган чимал күләменең кечкенә булуын сәбәп итеп, сөт сыйфаты бер төрле булуга да карамастан, бәяләрне төрлечә билгели икән. Сарман районы фермеры Марсель Вәлиев бу проблема белән очрашкан да инде.

- Без сөтне Түбән Камадагы "Просто молоко" компаниясенә тапшырабыз. Хәзерге вакытта бездән сөтнең бер литрын 14,5 сумга алалар. Ә инде агрофирмалардан алына торган сөт - 18-19 сум. Сөт сыйфаты исә бертөрле. Өстәвенә, сөтне мин үзем китерәм... - дип ризасызлыгын белдерде фермер.

Марат Әхмәтов бу проблеманы хәл итәргә боерды. "Биредә сөт эшкәртүче хаклы түгел!" - дип үз карарын чыгарды министр.

Сөтнең 1 литрын 22 сумнан сату да табыш китерми

Чыннан да, хәзерге вакытта сөткә бәяләр аеруча актуаль мәсьәлә булып кала бирә. Хәтерләсәгез, хуҗалыклардан сатып алына торган сөткә бәя 2013 елда югары булды. Ул чорда авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре бик теләп сөт сатты. Кызганыч, узган ел сөткә бәяләр күтәрелмәде. 2015 ел нәтиҗәләренә килгәндә исә, җәй айларында сөткә бәя узган елгы дәрәҗәдә сакланган. Октябрь аенда исә бу тармакта яңадан үсеш динамикасы күзәтелә башлаган: хәзерге вакытта республикада сөтнең уртача бәясе узган ел белән чагыштырганда якынча 63 тиенгә кыйммәтрәк.

- Әлбәттә, сөтчелек тармагын камилләштерүгә 60 миллиард сумнан артыграк акча сарыф иткән төбәктә сөтне сатып алу бәясе 23 сумнан да арзанрак булмаска тиеш. Бүгенге көндә исә бездә бу күрсәткеч - 19,7 сум тәшкил итә. Ел азагына бу бәя 22 сумга кадәр күтәрелер дип фаразлыйбыз, - дип белдерде Марат Әхмәтов.

Шул ук вакытта сөт җитештерү белән шөгыльләнә торган хуҗалыклар арасында төрлесе бар икәнлеген дә онытырга ярамый. Кемдер бу эш өчен бик зур чыгымнар тотса, башка фермерлар исә кредитлардан башка гына камилләшә.

- Андый хуҗалыклар сөт җитештерүдән беркадәр керем дә ала торганнардыр. Тик әлеге тармакка бик күп чыгымнар тоткан зур инвесторлар өчен сөтне 22 сумнан сату да табыш китерми, хәтта. Бу бәя ярдәмендә алар үз хуҗалыкларын зыянга эшләүдән генә саклап кала ала, - дип аңлатты министр.

Фермерлар ветеринар булырга да риза

Фермерлар авыл җирендә кадрлар җитмәү мәсьәләсен дә күтәреп чыкты. Лениногорск районы фермеры Фәрид Нәбиуллин үзләрендә ветеринарларга ихтыяҗ зур булу турында хәбәр итте.

- Соңгы вакытта бу проблема аеруча актуальләште кебек. Шуңа күрә сезгә шундый сорау белән мөрәҗәгать итәсе килә: без - фермерлар өчен ветеринария буенча кыска гына махсус курслар оештырып булмасмы икән? - дигән тәкъдим белән чыкты эшмәкәр.

Марат Әхмәтов бу фикер белән килеште.

- Чыннан да, авылларда ветеринарлар җитмәү проблемасы зур. Кызганыч, аны тиз генә хәл итеп булмаячак. Шулай да, гаилә фермалары белән эшләүчеләр малларга беренче ярдәмне күрсәтә белергә тиеш. Һәр очракка ветеринар белгече чакырып, акча түләү дөрес түгел. Шуңа күрә мин бу тәкъдимне хуплыйм, - диде министр.

Әйтергә кирәк, очрашудан фермерлар да, министр үзе дә риза калдылар. Моның ише чаралар алга таба да оештырылачак, дип ышандырды Марат Әхмәтов.


Рәмзия ЗАКИРОВА


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев