Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эшсезләр саны артты, шул исәптән Әтнәдә дә

РФ Президенты хезмәт базарындагы вазгыять буенча киңәшмә үткәрде.

Коронавирус эпидемиясе дөньяның барлык илләре, шул исәптән Россия икътисадында тискәре чагылыш тапты. Илдә эш активлыгы, товарга ихтыяҗ кимү билгеләп үтелде. Нәтиҗәдә эшсезләр саны арткан. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Россия Федерациясендә хезмәт базары торышына багышланган киңәшмәдә хәбәр итте.

«Соңгы мәгълүматлар буенча, Россиядә рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны шулай ук арта. Дөресен әйткәндә, монда безнең өчен көтелмәгән нәрсә юк, хәзер 1,9 млн кеше эшсез», — диде Владимир Путин.

РФ Президенты федераль һәм төбәк хакимиятләренә эшсезлек проблемасына югары дәрәҗәдә игътибар бирергә кушты.

«Эпидемия нәтиҗәләре белән көрәш башланганнан бирле, эш урыннарын, Россия гаиләләренең керемнәрен саклау мөһим өстенлеккә әйләнде», — диде дәүләт башлыгы.

Путин искә төшергәнчә, хезмәт коллективларын саклап калу өчен компанияләргә апрель һәм май айларында хезмәткәргә бер минималь хезмәт хакы күләмендә түләүгә субсидияләр, шулай ук еллык ставкасы 2 процентлы ташламалы кредит каралган. Бер үк вакытта кризиста эшсез калучыларның балаларына өстәмә түләүләр дә каралган.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев