“Эшләгән эшегез күп булды”
Район мәдәният һәм спорт үзәгендә 18 февраль көнне узган район Советы сессиясе эшендә катнашкан ТРның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин Әтнә халкының узган елгы эш нәтиҗәләренә уңай бәя биреп, әнә шулай диде.
Сессиянең эшендә ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин, район Советы депутатлары, оешма һәм хуҗалык җитәкчеләре катнашты. Сессиянең көн тәртибенә бер мәсьәләлә кертелеп, Әтнә районының 2011 елда социаль-икътисадый үсеше һәм 2012 елда бурычлары каралды. Иң элек көн тәртибе буенча Әтнә муниципаль район башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов чыгыш ясады.
- Район хакимияте эшчәнлегенең төп максаты - төбәгебез халкының, авыл кешесенең тормыш муллыгын үстерү, социаль-көнкүреш шартларын яхшырту, кешенең шәхесе һәрьяклап үсү, барлык ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен тиешле социаль-икътисадый шартлар тудыру, - диде ул. Чыгышында район башлыгы ел дәвамында район күләмендә башкарылган эшләргә, игенчелек һәм терлекчелек тармагына күбрәк басым ясап, беррәттән мәгариф өлкәсендә барган үзгәрешләргә дә киңрәк тукталды.
- Район хакимиятенең игътибар үзәгендә булган төп мәсьәләләрнең берсе - мәгариф өлкәсе. Район бюджетының иң саллы өлеше дә мәгарифкә карый. Ләкин иң мөһиме - яшь буынга төпле белем, тиешле тәрбия бирү хисабына, районыбызның киләчәк көнен, алдагы яшәешен кайгырту, - диде ул.
Район башлыгының чыгышы буенча фикер алышуларда катнашып, район Советы депутаты Айдар Габделбәр улы Шәрипов үзе җитәкләгән "Мәңгәр" хуҗалыгы эшчәнлеге белән таныштырды, хуҗалык, шулай ук авыл җирлеген борчыган мәсьәләләрне күтәреп, аларны хәл итәргә кирәклеген искәртеп узды. Шулай ук Россия Эчке эшләр министрлыгының Биектау бүлеге Әтнә бүлекчәсе җитәкчесе Фәнил Фидаил улы Сәләхов эчке эшләр бүлеге өлкәсендә булган үзгәрешләр белән таныштырып, полиция хезмәткәрләренең узган елгы эшчәнлегенә анализ ясап, бүлектә кыскартулар булып, сафлары аз калса да, бу эшләренә тискәре йогынты ясамавы хакында сөйләде. Эчке эшләр бүлекчәсе хезмәткәрләренең яңа алымнар эзләвен, һәм алар нигезендә уңай нәтиҗәләргә ирешеп булачагын әйтте.
Сессия эшендә чыгыш ясаган ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин районның узган елгы эшчәнлеген уңай бәяләп, Әтнә халкы өчен сөенүен җиткерде. "Бәләкәй" генә район дибез, әмма минем алай дип әйтәсем килми. Халык санына карап, эшләгән эшегез күп булды. 2011 ел сезнең район - аеруча авыл хуҗалыгы өчен нәтиҗәсе яхшы булды. 2010 ел белән чагыштырасым килми. Чөнки авыр, корылык елы булды. Шулай да авырлыкларны җиңеп чыга алдыгыз. Минем борчыган мәсьәләләр күп, шуларның берсе, чиста татар районы буларак, биредә дә халык саны елдан-ел кими. Һичшиксез чарасын күрергә, төрле яктан ярдәм итәргә. татарның телен, гореф-гадәтен саклап калырга кирәк", - диде. Аннары: "Сезнең районга килеп, тырышып татарча сөйләшеп китәбез, чөнки чыгышларны да татарча ясарга кирәк", - дип тә әйтеп куйды.
Сессиянең көн тәртибе буенча карар проекты укылып, эшчәнлекне тагын да яхшыртуга юнәлдерелгән карарлар кабул ителде.
Сессия эшчәнлеген Татарстан Республикасы Гимнын тыңлап башланды һәм тәмамланды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 май 2022 - 16:07Җәйге чорга керәбез Гадәттә, әлеге чорны янгыннар күп була торган вакытка саныйлар. Кызганычка каршы, статистика мәгълүматлары шуны раслый.2800
-
27 май 2022 - 15:07Шөпшәләр һәм төклетуралар бал ясыймы? Шөпшәләр, төклетуралар һәм бал кортлары охшаш тормыш рәвеше алып бара һәм барысы да элпәканатлылар отрядына керә.2700
-
27 май 2022 - 14:21“Ашау-эчү әйбәт, режим, спорт...” Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариат, традиция буенча, армия хезмәтенә китәсе егетләрне Кишет авылына – якташыбыз, Советлар Союзы герое Гани Сафиуллин музеена җыйды.3300
-
27 май 2022 - 13:15Хәбәрнамә алдыгызмы әле? Яңалык арты, яңалык. Кайда, нәрсә, ни өчен? Аңлап кына өлгер, валлаһи. Соңгы елларда пенсия фонды белән бәйле төрле үзгәрешләр, яңалыклар, кертемнәр, түләүләр турында ишетеп, укып торабыз.4200
-
27 май 2022 - 11:52Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл туризмын үстерү буенча 2023 елга «Агротуризм» проектларын сайлап алу башлану турында игълан итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча дәүләт программасының “Авыл туризмын үстерү” проекты кысаларында 2023 елга авыл туризмын үстерү буенча проектларны башлангыч сайлап алу максатларында заявкалар һәм документлар кабул итү башлану турында игълан итә.4700
-
27 май 2022 - 11:50АО «Транснефть – Прикамье» провело плановое масштабное пожарно-тактическое учение на НПС АО «Транснефть – Прикамье» провело пожарно-тактическое учение по тушению условного возгорания в резервуарном парке нефтеперекачивающей станции (НПС) «Калейкино» Ромашкинского районного нефтепроводного управления. Мероприятие проводилось совместно с подразделениями Федеральной противопожарной службы (ФПС) по Республике Татарстан МЧС России.3800
-
27 май 2022 - 11:22Бердәнбер тыл ветеранына бүләк тапшырдылар Район ветераннар советы тарафыннан әзерләнгән бүләкләрне Кышлау авылындагы бердәнбер тыл ветераны Бәхрәм абый Абдуллинга һәм авыл җирлегенең ветераннар советы җитәкчесе Венера апа Җиһаншинага тапшырып кайттык.10700
-
27 май 2022 - 10:14Файдалы мастер-класс узды Әтнә районының сәнгать мәктәбе укытучылары өчен мастер-класс узды.8201
-
27 май 2022 - 09:15Казанда яшәүчедән мошенниклар 840 мең сумнан артык акча урлаган Казанда чираттагы телефон мошенниклыгы очрагы теркәлгән. Бу юлы җинаятьчеләрнең тозагына шәһәрдә яшәүче 40 яшьлек хатын-кыз эләккән.5700
-
26 май 2022 - 15:33Ветеринария хезмәте корбан сарыкларын Татарстанда сатып алырга киңәш итте «Республика халкын төрле төбәкләрдә терлекләрдә булган йогышлы авыру кертүдән саклыйсыбыз килә», - диде Габделхак Мотыйгуллин.10100
-
26 май 2022 - 14:081 сыйныф укучыларына сокланмый мөмкин түгел Бүген иртәдән нәни кунаклар "Әтнә туган якны өйрәнү музее"на килделәр.29700
-
26 май 2022 - 16:35Булачак солдатлар
-
26 май 2022 - 09:25БТИ
-
23 май 2022 - 13:36"Килен төшә бүген авылга... "
-
27 май 2022 - 11:52Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл туризмын үстерү буенча 2023 елга «Агротуризм» проектларын сайлап алу башлану турында игълан итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча дәүләт программасының “Авыл туризмын үстерү” проекты кысаларында 2023 елга авыл туризмын үстерү буенча проектларны башлангыч сайлап алу максатларында заявкалар һәм документлар кабул итү башлану турында игълан итә.4700
-
14 май 2022 - 16:05Өч районнан – 25 % Язның тоткарлануы игенчелеккә генә түгел, терлекчелеккә дә сизелерлек тискәре йогынты ясый.34200
-
26 май 2022 - 17:00Булачак солдатларБу көннәрдә мәктәпләрнең югары сыйныфларында һәм Тукай исемендәге Әтнә техникумында укучы егетләрнең хәрби хезмәткә әзерлеге уза.21900
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.79400
-
24 май 2022 - 12:00Әтнә мәктәбендә узган соңгы кыңгырау бәйрәменнән фотолар Бүген Олы Әтнә мәктәбендә соңгы кыңгырау бәйрәме булып узды.54800
-
25 май 2022 - 14:20Зөлфия апайны җиңүе белән котлыйбыз Бүген Казан шәһәре Ленин мәдәният йортында Татарстан Республикасы ветераннар арасында үзэшчән башкаручыларның "Балкыш" 7 нче республикакүләм фестиваленең гала-концерты узды.33004
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика