Эссе һавадан сакланыйк "Әтнә таңы"
Соңгы вакытларда һава торышы кызу тора. Эссе һава кешеләр өчен шактый уңайсызлыклар тудыра. Мондый очракта, үзеңне ничек тотарга кирәклеге хакында сәламәтлекне профилактикалау буенче җаваплы табиб Лилия Хәйруллина аңлатып үтте. - Тикшерүләр күрсәткәнчә, кызу һава хатын-кызларга бигрәк тә авыр тәэсир итә. Йөрәк-кан тамырлары чирләреннән һәм сулыш юллары авыруыннан интегүчеләргә кызу сугудан...
Соңгы вакытларда һава торышы кызу тора. Эссе һава кешеләр өчен шактый уңайсызлыклар тудыра.
Мондый очракта, үзеңне ничек тотарга кирәклеге хакында сәламәтлекне профилактикалау буенче җаваплы табиб Лилия Хәйруллина аңлатып үтте.
- Тикшерүләр күрсәткәнчә, кызу һава хатын-кызларга бигрәк тә авыр тәэсир итә. Йөрәк-кан тамырлары чирләреннән һәм сулыш юллары авыруыннан интегүчеләргә кызу сугудан аеруча нык сакланырга кирәк.
Өлкән яшьтәгеләргә һәм яшь балаларга да эсседә озак булу бик зарарлы. Өлкәннәрдә сусау тойгысы һәм тир бүленү реакциясе акрыная. Ялгыз яшәүче өлкәннәрнең һәм авыруларның гел хәлләрен белешеп торырга кирәк. Эсседән зыян күрмәс өчен, берничә киңәшне үтәргә тырышыгыз:
- өйдә салкынча һава булдырыгыз;.
- эсседә озак булмаска тырышыгыз, күләгәдә торыгыз;
- кызуда авыр физик эш башкармаска киңәш ителә;
- күбрәк сыеклык эчегез, нектарлы яисә татлы газировкага түгел, гади суга өстенлек бирегез;
- ешрак душ керегез;
- иртән һәм кич күбрәк хәрәкәтләнегез, эсседә күп утырып тору гипертониянең, йөрәк-кан тамырлары чирләренең кискенләшүенә, тромбоз булу куркынычына китерә;
- рационыгызны үзгәртегез. Салкын ашларга өстенлек бирегез. Майлы сөт һәм ит ризыкларыннан баш тартып, күбрәк балык, яшелчәләр белән туклану әйбәт;
- тозсыз ашамагыз;
- синтетик материаллардан тегелгән киемнәр кимәгез;
- эсседә чишенеп ташламагыз;
- кондиционерлы бүлмәдә күп вакыт үткәрергә туры килсә, салкын һава турыдан-туры сезгә исмәслек итеп урнашырга тырышыгыз;
- үзегезне начар хис итсәгез, башыгыз әйләнсә, хәлсезләнсәгез, башыгыз авыртса, тизрәк салкынча урынга күчегез. Тән температурасын үлчәгез, су яисә җиләк-җимеш согы эчегез. Хәлегез җиңеләймәсә, табибка мөрәҗәгать итегез;
- әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлы булыгыз, авыруларга, өлкәннәргә ярдәм итегез.
Сәламәт булыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев