Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эссе! Ничек түзәсе?

Соңгы берничә көндә аеруча кыздыра. Температура 35-40 градуска җиткән җирләр бар. Кояш астында аз гына торсаң да күз аллары караңгылана. Ничек сакланасы? Наил Бариев, район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары, терапевт: - Әгәр бик мөһим эшегез булмаса, кояш астына чыкмаска тырышыгыз. Бу бигрәк тә йөрәк-кан тамыры авыруларына, кан басымы белән...

Соңгы берничә көндә аеруча кыздыра. Температура 35-40 градуска җиткән җирләр бар. Кояш астында аз гына торсаң да күз аллары караңгылана. Ничек сакланасы?

Наил Бариев, район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары, терапевт:

- Әгәр бик мөһим эшегез булмаса, кояш астына чыкмаска тырышыгыз. Бу бигрәк тә йөрәк-кан тамыры авыруларына, кан басымы белән интегүчеләргә кагыла. Үзенә нинди дару килешкәнен һәркем белә, кесәгездә йөртегез. Су алсагыз да комачауламас. Кибеттәге газлы сулар белән мавыкмагыз, алар сусауны басмый. Газсыз сулар файдалырак. Иң әйбәте - чәй. Аның да яшеле. Үзбәкләр тик торганда гына касә төбенә салып аз-азлап чәй эчмиләр инде. Ашауга да игътибар итәргә кирәк. Итле-майлы ризыклар мондый эссе көннәр өчен түгел. Организм тарафыннан җиңелчә үзләштерелә торган боткалар ашагыз. Җиләк-җимеш, яшелчә бик файдалы. Инде сакланып та эссе кага калса, үз белдегегез белән дәваланмагыз. "Ашыгыч ярдәм" чакыртырга кирәк, табиб белән киңәшләшергә мөмкин. Авылларда фельдшерлар бар. Ярдәм килгәнче салкынча урынга күчеп, салкын су белән компресс куярга мөмкин.

Флера Сабирова, 26нчы үзәк аптека мөдире урынбасары:

- Эссе көннәр җитсә аптекадан йөрәк, кан басымы дарулары белән бергә салкын тигәнгә дарулар да ала башлыйлар. Эссегә түзә алмыйча үтәли җилдә торучылар шулай интегә. Антибиотиклар алучылар да бар. Табиблар кемгә нин­ди дару язса, аптека хезмәткәрләре шу­ны бирә. Сызланып интегүчеләр дә бар, алар сөяк сызлауны баса торган дарулар, майлар алалар. Монысы эш белән бәйледер инде. Саклык чаралары онытыла шул, ә дарулар сатуда бар.

Тибет медицинасы йөрәк авырулары белән интегүчеләргә көн саен 100 грамм эремчек ашарга киңәш итә. Баланны сөяге белән ашау да файдалы. Мускат чикләвеген сөт белән ашау да йөрәк, баш миенә хәл кертә. Тары боткасын да көн саен кулланырга мөмкин, чөнки ул калийга бай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев