«Эсседә ураза тоту бик авырлашты, кыш айларына калдырсам ярыймы?» - "Әтнә таңы"

Рамазанда мөселман кешесе ашау-эчүдән һам якынлык кылудан гына сакланмый, барлык начар гадәтләрдән тыела. Дин белгечләребез раславынча, ураза тоткан кеше рамазан аеннан үзгәреп, тәне генә түгел, бәлки күңеле дә пакьланып, сихәтләнеп чыга, иманын ныгыта. Укучыларыбызны уразага нисбәтле күп сораулар борчый. Аларга җавапны Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге мөдире, Казанның Апанай мәчете...
Рамазанда мөселман кешесе ашау-эчүдән һам якынлык кылудан гына сакланмый, барлык начар гадәтләрдән тыела. Дин белгечләребез раславынча, ураза тоткан кеше рамазан аеннан үзгәреп, тәне генә түгел, бәлки күңеле дә пакьланып, сихәтләнеп чыга, иманын ныгыта. Укучыларыбызны уразага нисбәтле күп сораулар борчый. Аларга җавапны Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге мөдире, Казанның Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров җавап бирә.
«Уразада вакытта мунча керергә ярамый, дип ишеткәнем бар… Ә кайбер муллалар ярый, ди. Укымышлырак кеше жавап бирсен иде», - дип яза Тукай районыннан Мансур Мифтахов.
- Ураза тоткан кеше мунчага кереп аягүрә юынып чыга ала. Тирләп парланып утыру дөрес түгел. Сахих (дөрес) хәдисләрдә әйтелгәнчә, Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) үзе уразалы килеш юынган, үз өстенә су койган. Юынганда суны борын һәм авыз аша эчкә кертүдән сакланырга кирәк. Ялгышлык белән эчкә (авызга, ашказанына) су керсә, ураза бозыла. Ул вакытта каза кылырга кирәк булачак.
«Эссе көнне ураза тоту бик авырлашты. Хәлем китә. Кыш айларына калдырсам, савабы кимер микән инде? Бәлкем, төпле киңәш бирүче табылыр?» (Питрәчтән Әминә Салихова)
- Ураза тотканда хәл китсә, коенып алырга мөмкин. Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) һәм аның сәхабәләре бик эссе көннәрдә үз өсләренә салкын су койганнар. Быел рамазан уразасы җәйнең озын көннәренә туры килсә дә, без ихластан сабырлык күрсәтеп, Аллаһның рәхмәтенә өметләнеп ураза тотарга тиеш. Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) әйткән: "Ураза тоткан кеше өчен фәрештәләр: "Йә Раббым, бу кешенең гөнаһларын ярлыка, аңа Үз рәхмәтеңне ирештер, бәрәкәт бир", - дип, таң атканнан алып, кояш баеганчы Аллаһка дога кылалар". Уйлап карагыз! 19 сәгать дәвамында, бер гөнаһсыз фәрештәләр ураза тотучылар өчен дога кылалар… Шуңа күрә тырышырга кирәк. Аллаһы Раббыбыз Коръәндә болай дип әйтә: "Аллаһы Тәгалә сезгә җиңеллек тели, авырлык теләми" ("Бәкарә" сүрәсе, 185нче аять).
Ураза тоту бары тик сәламәт һәм балигълык яшенә җиткән кешеләргә генә фарыз. Әгәр дә кеше чирләсә, сәламәтлеге зәгыйфь булса, рузә хәлендә исәнлегенә зыян киләчәген аңласа, аңа ураза тотмаска мөмкин. Тотылмаган көннәре өчен башка вакытта, әйтик савыккач, ураза тотарга тиеш булачак. Ә инде авыруы дәвамлы булса, ул кешегә фидия сәдакасы бирү фарыз була.
Интертат.ру, Мөршидә КЫЯМОВА
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
2 июль 2022 - 14:20Өч алтын медаль Район буенча чыгарылыш 11 сыйныф укучылары арасында өч алтын медальгә ия булучылар бар.3500
-
2 июль 2022 - 12:14Нәтиҗәләр билгеле Бу атнада чыгарылыш сыйныф укучылары кулларына өлгереш аттестатлары алсалар да, кайбер фәннәрдән Бердәм Дәүләт Имтиханнары нәтиҗәләре әлегә кадәр билгеле түгел.5800
-
2 июль 2022 - 10:12Татарстан сөте һаман арта Республика авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек министрлыгының 27 июньгә биргән мәгълүматларына караганда, көнлек тулай савым 4342,4 тонна тәшкил итте.4100
-
2 июль 2022 - 08:10Бер атнада – 43 20-26 июньнәрдә район юл хәрәкәтендә катнашучылар тарафыннан 43 административ хокук бозу ачыкланган.6700
-
1 июль 2022 - 17:15Чираттагы куанычлы хәбәр 2022 елның икенче яртыеллыгына язылу чоры көтелмәгән «сюрприз»ларга бай булды дисәк тә, ялгыш булмастыр.20200
-
1 июль 2022 - 16:40Чәчәк атып бетергән ирисләрне нишләтергә? Язын һәм җәен ирис чәчәкләрен кисеп торырга кирәк. Моны махсус кайчы, секатор яки кул белән дә эшләп була. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.10400
-
1 июль 2022 - 16:31Кырымның «Ак Барс» ял базасында Татарстаннан килгән балаларны каршыларга әзерләнәләр Кырымның Форос бистәсендәге балалар һәм яшьләрнең «Ак Барс» дип аталган сәламәтләндерү комплексы беренче кунакларны каршы алды.4700
-
1 июль 2022 - 15:19Берәүгә берәү кирәк - 2 өлеш (Кәрим Кара) Җиткән кыз, акмы, карамы ул, матурмы, ямьсезме, акыллымы, җүләрме, ябыкмы, юанмы, сәламәтме, гарипме – серле табигать кануннарына буйсынып егетләр турында, егет белән кыз мөнәсәбәтләре турында хыяллана башлый.6000
-
1 июль 2022 - 14:15Ишетми калмагыз Балык сусыз яши алмаган шикелле, кеше дә телсез яши алмый. Шуңа күрә тормышта, гаиләдә, мәктәптә иң мөһиме – тел өйрәнү.16600
-
1 июль 2022 - 13:16«БуНиБу» YouTube каналында яңа видео Яңа подкаст «Шулай язган» мәхәббәт һәм мөнәсәбәтләр турында.38400
-
1 июль 2022 - 13:11Матурлык яратучы районнар рейтингы билгеле булды «КИТАП FM» радиосы матурлык яратучы районнарда урам концертлары уздырачак. Бу атна рейтингында беренче өчлектә - Сарман, Актаныш, Нурлат районнары.3600
-
1 июль 2022 - 13:09Бар да тырыш, уңган булган Олы Әтнә урта мәктәбенең IX сыйныфын 34 бала тәмамлады.9901
-
1 июль 2022 - 12:10Даил Зиннәтуллин – дөнья чемпионы! “Беренче булып калачагыма тулы ышаныч белән бардым”, – дип шаккатырды ул.12100
-
1 июль 2022 - 09:03Алда – олы тормыш юлы
-
30 июнь 2022 - 11:34“Чулпан” ял һәм сәламәтләндерү лагере: бик нык үзгәрә
-
30 июнь 2022 - 11:001 июнь
-
2 июль 2022 - 10:12Татарстан сөте һаман арта Республика авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек министрлыгының 27 июньгә биргән мәгълүматларына караганда, көнлек тулай савым 4342,4 тонна тәшкил итте.4100
-
29 июнь 2022 - 12:11Путин авыл хуҗалыгы хайваннарын мәҗбүри маркировкалау турындагы законга кул куйды РФ Президенты Владимир Путин авыл хуҗалыгы һәм төрле хезмәтләрдә кулланыла торган хайванарны мәҗбүри маркировкалау турындагы законга кул куйды. Документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында урнаштырылган.16000
-
29 июнь 2022 - 10:15Исегезгә төшереп үтәбез"Әтнә таңы" газетасына II яртыеллыкка язылганнар арасында бүләкләр уйнатыла.34000
-
1 июль 2022 - 13:16«БуНиБу» YouTube каналында яңа видео Яңа подкаст «Шулай язган» мәхәббәт һәм мөнәсәбәтләр турында.38400
-
29 июнь 2022 - 10:15Исегезгә төшереп үтәбез "Әтнә таңы" газетасына II яртыеллыкка язылганнар арасында бүләкләр уйнатыла.34000
-
29 июнь 2022 - 09:00Театр артисты гаиләсендә зур шатлык Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры артисты гаиләсендә зур шатлык.30802
-
30 июнь 2022 - 16:23Пленар утырыш узды Бүген Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII Бөтенроссия съездының пленар утырышы булды.22300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика