Эсседән кая качарга - "Әтнә таңы"
Кояш көннән-көн ныграк кыздыра. Аяз, җил исмәгән көннәрне кая кереп качарга белмибез. Ә менә Индиядә эсселек аркасында 1826 кеше үлгән инде. Associated Press агентлыгы хәбәр итүенчә, илнең көньягындагы Андхра-Прадеш штатында 1334 кеше вафат. Аномаль эсселек берәүне дә: кешеләрне генә түгел, мал-туарны һәм хайваннарны да аямый. Индиянең кайбер өлкәләрендә эсселек 48-50...
Кояш көннән-көн ныграк кыздыра. Аяз, җил исмәгән көннәрне кая кереп качарга белмибез. Ә менә Индиядә эсселек аркасында 1826 кеше үлгән инде. Associated Press агентлыгы хәбәр итүенчә, илнең көньягындагы Андхра-Прадеш штатында 1334 кеше вафат. Аномаль эсселек берәүне дә: кешеләрне генә түгел, мал-туарны һәм хайваннарны да аямый. Индиянең кайбер өлкәләрендә эсселек 48-50 градуска җитә. Шунысы бәхәссез, илдәге уртача статистик норма 5-7 градуска күп. Барыннан да бигрәк эсседән эшчеләр, йорт-җирсезләр һәм өлкән яшьтәгеләр зыян күрә. Моны истә тотып, шәһәр хакимиятләре халыкка бушлай су өләшүне оештырганнар. Индия синоптиклары, тиздән көчле яңгырлар башланыр дип фаразлыйлар. Җәмәгать, ә сез эсседән ничек качасыз? Языгыз әле!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев