Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

EuroSkills 2016 Европа чемпионаты нәтиҗәләре

1-3 декабрь көннәрне Швециядә һөнәри осталык буенча EuroSkills 2016 Европа чемпионаты узды.

Анда Европаның 28 иленнән 500 яшь оста катнашты. Алар Европаның иң осталары исеме өчен 35 - төп һәм 9 презентация компетенциясендә көч сынаштылар. Өч көндә чемпионатта 65 мең кунак булырга өлгерде.

EuroSkills 2016 бәйге генә түгел, ул эш урыны да эзләү, өйрәтү программалары буенча мәгълүмат та алу, Европаның булачак югары квалификацияле, яшь белгечләре өчен очрашу урыны да. Шул ук вакытта Европаның сәнәгать лидерлары җыйнала торган урын.

WorldSkills Russia милли җыелмасын 43 катнашучы яклады. Татарстан өчен 3 компетенция буенча 4 катнашучы, шулай ук конкурстан тыш 1 катнашучы чыгыш ясады. Моннан да күбрәк Мәскәү һәм Чиләбе өлкәсе вәкилләре генә бар иде.

Биредә Татарстан Республикасы катнашучыларын аерым атап узу дөрес булыр.

"Мобильная робототехника"да Арсланов Оскар Айрат улы һәм Мифтахов Эмиль Эдуард улы, "Холодильная техника и система кондиционирования" буенча - Поляков Вадим Владимирович, "Социальный и медицинский уход"та Крайнова Александра Николаевна һәм "Администрирование отеля" буенча конкурстан тыш Петухова Ксения Владиславовна катнашты.

4 декабрь көнне узган ябылыш тантанасында EuroSkills 2016 Европа чемпионатының нәтиҗәләре игълан ителде. Төп компетенцияләр буенча 5 медаль яулап, WorldSkills Russia милли җыелмасы халыкара дәрәҗәдәге чемпионатта иң яхшы нәтиҗә күрсәтте.

Биредә россияле Вадим Поляков алтын медаль яулады. Моңарчы Россиянең "Яшь осталар" Милли чемпионаты - WorldSkills Russia 2016 җиңүчесе булып танылды.

Рәсми булмаган медальләр чемпионатында Россия 7 урын яулады. Ә гомумкоманда зачетында Европа чемпионаты баллары буенча Россия җыелмасы 1 урын алды. Бөтен компетенцияләр буенча Россия җыелмасы 15882 балл туплады. Ә бу халыкара WorldSkills International оешмасын катнашуны санау буенча рәсми ысул булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев