Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Евровидение-2014"нең җиңүчесе - сакаллы хатын-кыз

Россия өчен чыгыш ясаучы бертуган Толмачевалар Европаның иң дәрәҗәле музыкаль конкурсында 7 нче урынны яуладылар.

Узган ел исә Динә Гарипова 5 нче урында калган иде.
Җиңүне жюри әгъзалары Австриядән килгән ярым ир-ат ярым хатын-кыз җенесеннән булган (трансвестит) Томас Нойвиртка бирергә карар кылдылар. Бу кеше сәхнәдә Кончита Вурст буларак чыгыш ясады. Хатын-кыз күлмәген киеп чыккан сакаллы ир-ат үзенең җыры белән барлык кешене таң калдырган, имеш.

Карап-карап торгач, бу дөнья кая бара, дип тагын бер кат уйлап куясың. Ә бит Настя белән Машага җиткәне юк иде. Россиягә булган мөнәсәбәт, Кырым, Украина....барысы да үз эшен эшләде. Кызларга беренчелекне алу өчен сәясәт комачаулады. Беренче унлыкка керүне дә зур җиңү итеп кабул итәргә кирәк бу юлы!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс